Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыналыр чак... Кем ничек кабул итә?(сораштыру)

Уку елы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Димәк, тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим вакыйга - имтиханнар якынлаша.

Әлеге чор укучылар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт. Быел IX сыйныфны 361 укучы тәмамласа, XI сыйныфтан соң 190 егет - кыз мәктәп белән хушлаша.

Индира, 11 сыйныф укучысы: “БДИ – унбер ел буе туплаган белемнәрнең финишы. Шуңа күрә аңа ныклап әзер ләнергә кирәк. Телевизор карау, компьютер алдында юк-барга вакыт уздыру кебек кирәкмәгән эшләрне онытып торырга туры килә”.

Гөлнара, әни кеше: “Улым быел 9 сыйныфны тәмамлый. Яхшы билгеләргә генә укыса да, күңелдә бертөрле курку хисе барыбер бар. Репетиторларга йөрмәсәк тә, дәресләрдән тыш та, өстәмә әзерләнәбез. Психологик яктан да ярдәм итәргә бик тырышабыз”.

Рәмзия, 11 сыйныф җитәкчесе:“БДИга апрель-май айларында әзерләнә башламыйлар, бу – зур ялгыш. Имтиханга сентябрь аеннан, иң яхшысы – X сыйныфтан әзерләнә башларга кирәк. Ел дәвамында ата-аналар балаларны психологик яктан әзерләргә тиеш”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтиханнар