Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Сынган беләзек" яки Смәел мәктәбе укытучылары тәҗрибәле артистлардан һич кенә дә ким түгел (+фото)

Мәшһүр татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның  “...театр – үткәнне бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...” дигән канатлы сүзләрен Смәел урта белем мәктәбе коллективы Театр елы кысаларында кабат мәртәбә раслады.

Смәеллеләр Рәдиф Сәгъдинең сюжеты реаль вакыйгаларга корылган “Сынган беләзек” пьесасын сәхнәләштерделәр.Әсәрнең нигезендә Бөек Ватан Сугышы темасы ята. Гаепсезгә “сатлыкҗан” исеме тагылып, туган иленә кайтырга,сөйгәнен һәм газиз баласын күрергә тилмереп яшәгән солдат, 50 ел гомер узганнан соң, кендек каны тамган нигезенә кайтып җан бирә.

Артистлар әсәрнең кызык, моңсу, хисле һәм шулай ук тирән мәгънә яткан эчтәлеген, тулаем, нәкъ тамашачының күңеленә барып ирешерлек итеп ачып салдылар. 

Районкүләмендә мәгариф  оешмалары  арасында барган театр бәйгесендә түбәндәге коллектив “Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакль” номинациясендә  2нче урынны ала, ә Фәрдия ролен  башкаручы 11 сыйныф  укучысы Нәбиева Зилә исә “Иң  яхшы  яшь  башкаручы” булып  таныла.

Спектакльдәге рольләрне башкаручылар Тәлгать  Нәҗметдинов, Вәсилә Сәлихҗанова, Рөстәм Мөхәммәдиев, Илдар Хаҗиев, Гөлфинә Әхмәдиева, Зилә Нәбиевалар– зур тәҗрибәле артистлардан һич кенә дә ким түгел икән. Спектакльне сәхнәгә куйган Гөлфизә Газимовага да афәрин димичә нәрсә әйтәсең?

Гөлфинә Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев