Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сюрпризлы 8 март (+фоторепортаж)

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә һәрбер тәрбия һәм белем бирү учакларында шул уңайдан чаралар гөрли. Әниләрнең иң яратып, көтеп алган бәйрәмнәренең берседер ул, мөгаен. Шәхсән без, бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасына уллары һәм кызлары йөрүче әти-әниләр һәрбер бәйрәмне дулкынланып, кызыксынып көтәбез. Бу юлы нәрсә белән шаккатырырлар, нинди сюрприз көтәр безне... 

Бәйрәм кичәбезне тәрбиячеләребез Марина Михайловна һәм Әлфия Рашитовна башлап җибәрде, алар һәрбер әнигә һәм әбигә мулдан әйбәт кәеф өләште. Ә аннан соң сүз балаларга бирелде. Шигырьләр, җырлар, биюләр... Ничек уйлап, өйрәтеп, әзерләп бетерәләр, сөбханалла. Музыка җитәкчебез Илсөяр Галимулловнаның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсен без шушында күреп, янә шаклар катабыз. Бу юлы да бәйрәм гадәти сценарий буенча гына бармады. Әниләрне урыннарыннан торгызып, залның түренә чыгуларын сорадылар. Нишләтәләр икән дигән кызыксынучан уйларыбызга Шамил Мөхәрләмов нокта куйды, ул җыр бүләк итте. Аңа калган әтиләребез дә кушылып, әниләргә язның беренче гүзәл гөлкәйләрен - лаләләр бүләк иттеләр. Бу мизгелләрдә кайсы гына әни яки әби битараф кала алды икән?! Тәрбиячеләребез һәм музыка җитәкчебезнең чираттагы сюрпризы бит бу. 
Якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән бакчабызның һәрбер гүзәл затын ихластан котлап, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев