Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Табигать безнең кулда

Хәзерге заманда экологик проблема гаять тә зур роль уйный. Кешелек дөньясы әлеге мәсьәлә буенча ныклап уйлана башлады, чөнки бүгеннән кайгыртмасак, иртәгә соң булуы бар. Җир-Ана каршында һәркем үзенең җаваплы булуын тоярга тиеш.

Бүгенге көндә экологик проблемаларны хәл итү яшь буын өлешенә туры килә. Шуның өчен дә аларны экологик фикер йөртергә, экологик үзаң булдырырга өйрәтергә кирәк. Яшьләрне бу юнәлештә эшкә тарту өлкәсендә китапханә хезмәткәрләре дә зур хезмәт куя. Күптән түгел Кече Лызи китапханәсендә үткән «Табигатьне саклау - барлык кешенең дә хезмәте» дигән чара моңа ачык мисал булып тора. Ул яшьләргә мөрәҗәгать формасында оештырылып, «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белән берлектә үткәрелде.
Чара кунаклары иң элек «Экология һәм мәдәният - Рәсәйнең киләчәге» дигән экологик кино карады. «Табигатьне ничек дәваларга?» дигән спектакль дә тамашачы хозурына хуш килде. Чара ахырында экологик чәй, аның янына һәвәскәр кортчы Владимир Филиппов алып килгән балдан авыз итү Җир-Анабызның сый-нигъмәтләргә никадәр бай икәнен тагын бер кат раслады.
Табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Валерий Филипповның, Балтач участок урманчылыгы мастеры Шамил Низаметдиновның чыгышлары чараны тагын да баетты. Безнең җирлектә экологик проблемаларның хәл ителеше, әйләнә-тирә мохитнең торышы, табигатькә сакчыл караш турында уртага салып сөйләшенде. Чараның кульминацион ноктасы китапханәгә «ТРның Кызыл китабы»н бүләк итү булды. Мондый эчтәлектәге очрашулар бик зур әһәмияткә ия һәм алар экологик фикер йөртүне формалаштыра. Шулай ук туган як табигатенең проблемаларына битараф калмаска да ярдәм итә.
Рәсемдә: чара кунаклары Валерий Филиппов (уңда) һәм Шамил Низаметдинов китапханәче Екатерина Салтыкова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250