Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Табигать кадерле булырга тиеш

Кышкы озын төннәрдән , каты салкыннардан, ачы бураннардан соң җиһанга тагын яз килде.

Күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар, әкренләп-әкренләп, авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җир өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлар. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачар. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртер. Язгы урманга ямь өстенә ямь өстәп, умырзаялар калка.
Берәү, икәү, өчәү... Үзең дә сизмәстән, чәчәкләргә якын киләсең. Шулчак күзләрең урман туфрагына төшә. Иллә дә йомшак, иллә дә файдалы икәне йөзенә чыккан диярсең бу туфракның. Бөтен урман байлыгын бер уч төбенә җыеп тоткан шикелле тоела. Юкса, сәрдәнәнең баллы зәңгәр чәчәге, күкебашның кызыл калфагы шулай матур күренер идемени? Алар, горурланып, урман туфрагына рәхмәт эйтә һәм тагы да урманны бизәргә сүз биргән кебек шул туфракка тамырларын киңрәк җәя кебек.
Игътибарым артканнан - арта бара. Карашым еракларга тугел, ә аяк астындагы туфракка юнәлә. Искиткеч могҗиза! Җәйге урманда яфраклар түшәлгән туфрак өстендә тагын бер яшәеш бар икән дисәләр, ышанмас идем. Нәкъ мин басып торган урында кечкенә генә бөҗәк аягымнан өскә үрмәләп менәргә азаплана. Гүя ул, ашыга-ашыга менеп, шул узе яши торган туфракның асылы белән таныштырмакчы мактанмакчы була.Уңдарак яфраклар кыштырдаган тавышка башымны борсам , кечкенә генә тычкан малае җир астында ясалган оясыннан чыгып, күзләрен тутырып миңа карап тора. Миңа калса, ул без яши торган тыныч җир өслеген игътибар белән күзәт кенә, ә мондагы тереклекне тынычсызлама, ди сыман.
Чү! биредә селкенеп торган кырмыскалар өеменнән ниндидер серле тавыш килгән шикелле ишетелә колакка.
- Мондагы җир өслегенә без хуҗа,ә син бары тик чакырылмаган кунак кына диләр түгелме?
Әйе, сез урманның хуҗалары, безнең өчен сез бик кадерле дигән фикеремне йомшак тавыш белән генә җиткереп киттем үзләренә. Туфрактагы тереклеккә аптырап алга атлыйм. Ара-ирә туфрак эченнән башын тыккан суалчаннар, тиз-тиз йөгереп йөрүче төрле кортлар сынаулы караш ташлый кебек кеше халкына. Әллә берәрсе рәнҗеткән, әллә тормышларын җимерергә уйлаган инде? Никадәр акыллы булсалар да, әллә нинди начарлыклар эшләргә куллары барган " ерткычлар" булуын белә шул ул нәни бөҗәкләр. Адәм акыллары бар диярсең үзләрендә.
Шулчак нәкъ аяк очыма нарат күркәсе килеп төште. Шушы түшәлгән яфраклар өслегенә шул гына җитмәгән диярсең. Нур өстенә нур булды шикелле. Өскә күтәрелеп карасам, тиен дускай шаяра икән. Аяк астындагы туфракны күзәтеп, урман агачларына игътибар да итмим икән, ләбаса.
Урмандагы һәр агач үз уена, үз моңына чумган. Карт имәннәр та-мырларын бик еракларга сузып, салмак кына шаулыйлар. Имән- тарихчы ул. Имән - урманның тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш-җыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, физиктыр. Каты, конкрет, төгәл, эмоцияләр белән исәпләшми. Әнә чыршы белән нарат та, әңгәмәгә керергә теләгәндәй,үзара сөйләшеп утыралар. Табигатьнең бу кадерле чималлары нәрсә турында сүз майтаралар икән соң? Әлбәттә, үз тормышлары турында сөйли булыр алар.
- Безнең тамырларыбыз, туфрак буенча аска китеп, тереклек өчен җирдән су ала. Су белән бергә кирәкле тозларны да суыра. Яфраклы агачлар суны парга әйләндереп, Һавага очыра. Яфраклар кышка агачларында калса, туфракта ул чаклы дым булмас иде - дип, берсен-берсе узышып сөйләп бирде чыршы агай белән нарат дус.
Нигә минем хәлемне сорамыйсың дип, оялчан кыздай күренеп тора якын тирәдәге бердәнбер миләш. Үзе үскән туфрагыннан бик канәгать булуын белдереп, ул да әңгәмәгә кушылды.
-Җирдәге туфрак катламының серләрен беләсең килсә, тамырларын бик еракларга сузган картрак агачларга мөрәҗәгать ит син дигән киңәшен бирде миләш кызы үзенең төрле-төрле яфракларын ерак-еракларга очырып.
Гаҗәп! Урманда яфрак бураны башланды. Чын буран! Салават күпередәй җиде төсле яфраклар тоташтан тузгый һәм бөтереләләр, биткә килеп бәреләләр, куенга кереп тулалар. Ак каен тузгыган. Каен җилбә-зәкләреннән узарга тырышып, юкәнең йөрәксыман түгәрәк яфраклары оча. Караманың яфраклары сабыр, яфрак буранында шашынып очмыйлар.
Мондый вакытта усак сагая. Аның туган җир туфрагыннан күтәрелеп, җилбәзәк буласы килми. Әйе, чит-ят җирдә"бәхет эзләми" усак яфраклары, туган йорт, үз туфрагы тирәсенә келәмнәрен түшәргә күнеккән. Урман юлларында аллы-гөлле көрт ята. Шушы аллы-гөлле көрт катламнары зәмһәрир суыклардан соң калын кар астында, бер төскә кереп, туфракның өске өлешен - черемә хасил итә дигән уй яшен тизлеге белән узды башымнан.
Менә ни өчен ярыша-ярыша яфракларын очыра икән табигатьнең тиңсез кадерлеләре - агачлар. Урманнан чыкканда юлым туп-туры диңгездәй җәйрәп яткан иген басуына килеп чыкты. Тук башаклар шыбыр-шыбыр рәхәтләнеп серләшәләр. Аларның җырына туктаусыз сайраган чикерткә тавышы килеп кушылды. Уйларым салмак кына искән җил белән бар җиһанга таралды:
Дөньяда тау кадәр алтын белән бәяләп бетерә алмаслык нәрсәләр була. Ил матди байлыкка карап кына куәтле була алмый, аның куәте халыкның рухына, күңеленә бәйле. Ә халыкны сәламәт рухлы, киң күңелле итеп газиз туфрактан, гүзәл табигатьтән гайре нәрсә тәрбияли ала? Кеше ничек кадерле булса, табигать тә шулай кадерле булырга тиеш. Бу кадерлелекне аяк астындагы туфрактан башларга кирәк. Туфрак гаҗәеп табигать ул, ә табигать кадерле булырга тиеш.
Фото: yandex.ru
Лилия Таһирова
Пыжмара мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250