Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау

Без, Кариле балалар бакчасы коллективы, балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, ел әйләнәсендә, экологик тәрбия бирү буенча эшчәнлек алып барабыз. Бу эштә, ата-аналардан башка, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без – зурлар үзебез күрсәтергә тиеш.

Төркемнәрдәге табигать почмакларында үткәрелүче хезмәт, күзәтү, тәҗрибәләр, балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау-фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә, иҗади эзләнеп, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.

Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. «Кошларга җимлек», «Иң матур сыерчык оясы» акцияләре үткәрәбез, төрле конкурсларда катнашабыз, экологлар белән очрашабыз, «Кошлар көне»н билгеләп үтәбез, кулланылыштан чыккан кәгазь җыеп тапшырабыз.

Яз көне, төркемдә үстерелүче чәчәк үсентеләре, бөртекле культуралар, суган

балалар күзәтүе астында үсә. Аларның тишелешен, үсешен зур кызыксыну белән күзәтәләр, белемнәрен арттыралар.

Чисталык икеайлыгы барган көннәрдә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары

белән «Табигатьне саклыйк!» акциясе оештырдык. Бу акцияне үткәрүнең максаты – райондашларыбызның игътибарын табигатьне саклауга юнәлтү, елга буйларын, урманнарны, урамнарны чиста тоту, халыкның экологик культурасын үстерү. Табигатьнең матурлыгын тасвирлаган, аны сакларга өндәгән сүзләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертеп, әлеге исем белән буклетлар ясадык. Һәр бала бу эштә теләп, актив катнашты.

Без, авылыбыз урамына чыгып, һәр очраган кешене, табигатьне кыерсытмаска, тирә-юнебезне чистартырга, сакларга чакырып, буклетларны тараттык. Ахырдан, балаларның уй-фикерләре тыңланып, үзара әңгәмә оештырдык.

«Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау», – дип язган, М.Пришвин. Әлеге сүзләрнең асылына төшенеп, һәрберебез көчебездән килгәнчә, табигатьне саклауга үзебездән өлеш кертсәк иде. Шул вакытта гына кошларның моңлы җыры тынмас, чишмәләр челтерәп агар, елга-күлләрдә балыклар яшәр, һавабыз чиста булыр. Аның матурлыгы безнең кулларда.

Беркайчан да рәнҗетмәгез,

Табигать ул –җир Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Эльмира Гыйләҗева, Айгөл Гарипова

Кариле балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев