Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Табигать–уртак йортыбыз, Аны берүк саклагыз!”, ди Балтач укучылары(+фоторепортаж)

2017 нче ел Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде

Әлеге ел уңаеннан, Балтач урта мәктәбендә экологик проблемаларны игътибарга алу һәм аларны чишү буенча түбәндәге эш төрләре алынды: көндәлек мәктәп тормышы иртәнге зарядкадан башлана. Дәресләрне саф һавада үткәрү , табигать кочагына экскурсияләр йөрү укучыларыбызның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Сабиров Айрат Әнәс улы һэм Хазиев Рамиль Камил улы белән һәрдаим үткәрелгән чисталык дәресләре дә укучыларның экологик аң-белемнәрен үстерә.Мәктәп яны бакчасындагы географик мәйданчыкта үткәрелгән дәресләрне дә балалар бик яратып кабул итә, практик белемнәрен яхшырта. 2003 елда Балтач урта мәктәбендә беренче фәнни-гамәли конференция оештырылды.Елдан-ел укучыларыбыз үзләрен борчыган сораулар буенча төрле кызыклы проектлар, эзләнү- тикшеренү эшләре башкара.Фән баскычының тагы да югары үрләрен яулау максаты белән төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша.

... Балтачыбыз- табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Челтерәп аккан чишмәләр, күкрәп үскән Ялтра урманы, Шушма елгасы, Кара күлебез белән горурлана алабыз без. Шушма елгасы, Кара-Күл-табигать һәйкәлләре. Без аларны сакларга, якларга, пычратмаска тиеш. Безнең укучыларыбыз- Бариев Иршат, Шакирҗанова Айзилә,Мөхәмәтҗанова Айгөл, Каримова Диана, Канафеева Алина- районыбызның истәлекле тарихи урыннары, табигать һәйкәлләре турында районда, республикада проект яклап лауреат булдылар.

Табигать каршында- кеше җаваплы. Гаебе бик зур аның. Үз хатасын төзәтү өчен кеше Кызыл китап уйлап тапкан. Кызыл төс-тыю билгесе, шуңа күрә китапка юкка чыгып баручы кош-корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәгән.Безнең районның Кызыл китабын чыгаруга мәктәбебезнең биология укытучысы Гафарова Ризилә Нурхәмәт кызы күп көч куйды.2006 нчы елда районның беренче, 2017 нче елда-икенче Кызыл китабы нәшер ителде.

Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, әби-бабаларыбыз печән чапкан аланнар, аланчыклардан үскән умырзаялар, тургай җырына күмелгән басу-кырлар-болар барысы да безнең бәхет өчен яратылган. Алар һәммәсе дә –туган йортыбыз хәзинәсе. Саклыйк, яклыйк без аны, Кызыл китапның битләрен артырга юл куймаска иде дигән зур теләктә кала Балтач урта мәктәбе укучылары.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 29 декабрь санында таныша алачаксыз.

Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология