Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тагын бер ел узды, сабыйлар зурайды... (+фото)

«Ата-аналарыгыз сезнең тәннәрегезне тәрбияләп үстерделәр, остазларыгыз исә җаннарыгызны тәрбияләп үстерәләр...” Ризаэддин Фәхреддин сүзләре.

Язмамны бөек татар фәлсәфәчесе, дин белгече, зур мөгәллим, акыллы фикерләр остазы Ризаэддин бине Фәхреддин Габдрахман сүзләреннән башлыйсым килде.Әйе , әти-әни тәнне,динне, тәрбияләсә, бакча, мәктәп, уку йортлары, гаилә белән беррәттән җанны да тәрбияли шул...

Кемдә нәрсә , ә без бүген колачыбызны җәеп әти-әниләрне җыйдык. Нәрсәгә дисезме, ел буе тырышкан, бергә - бергә кул тотынып эшләгән иң кыйммәтле дуслык, тәрбиялек, бердәмлек, шатлык дигән сүзләргә нәтиҗә ясарга. Бистәбезнең 5 нче “Сөенеч” балалар бакчасында бүген гөрләп күмәк әти-әниләр җыелышы узды, аның исеме “Сау бул уку елы, исәнме җәй!” дип исемләнгән иде. Җыелышны - чарабызны ,бакчабыз мөдире Әсхәтдинова  Гөлнара Мөхәммәт кызы  башлап җибәрде.

Социаль яклау бүлегеннән дә кунагыбыз бар иде, әти-әниәргә яңалыкар биреп, кызыксындырган сорауларга җавап бирде кунагыбыз.

Сабыйлар белән беррәттән, ел дәвамында, кулга-кул тотынып яшәгән, эшләгән әти-әниләргә, рәхмәт сүзләре белән дәвам итте  җыеныбызны мөдиребез. Чөнки ел буе, төрле конкурсларда катнашып, төрле җырлы-биюле чараларда чыгыш ясап сабыйларыбыз бик зур, лаеклы урыннарга ия булдылар : “Созвездие -Йолдызлык”та Кукмара шәһәренә барып чыгыш ясадылар, Арча шәһәрендә - Фольклор гаилә йолалары һәм гореф – гадәтләре районара иҗади сәнгать фестиваль – конкурсы “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” 1 урынны яуладылар - һәм бик,бик күп башка район һәм республика ара, шулай ук бакча эчендә дә уздылырган чараларда сабыйлар үзләрен сынатмадылар, тәрбиячеләре, гаилә тырышлыгы белән ,эшләренең остазлары икәнен исбатлап  ел буе тырышып яшәделәр. Ә бит сабыйлар булсалар алар олы сәхнәдән , чит районга , бакчага барып чыгыш ясарга курыкмадылар. Гаилә белән бергә тырышып төрле иҗади рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.

“Әти әниләребез сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы бакча тормышында да шулай кулга кул тотынып, дус, тату, кешелекле сыйфатларын югалтмыйча яшәргә язсын безгә.Вакытыгызны, көчегезне җәлләмичә, бакча, төркем тормышында каинашканыгыз, безнең белән бер сулышта яшәгәнегез өчен  чиксез рәхмәт сезгә.  Сабыйларыгызның игелеген, бәхетле озын тормышын күреп, тигезлектә тәрбияләргә насыйп булсын”- дип теләкләр теләде, бүләкләр, мактау грамоталары һәм рәхмәт сүзләре җиткерде мөдиребез  Гөлнара Мөхәммәт кызы.

Ә без , тәрбиячеләр үз чиратыбызда, әти-әниләрнең күңелләрен җилкендерер өчен ,аларга кечкенә генә чыгышлар күрсәттек, ял иттердек аларны, татар халкының милли уенлы чарасын тәгъдим иттек «Сабантуй, әрәпә җыю” – Арча шәхәрендә 1 нче урын яулаган чарабызны кабатладык, һәм “Созвездие-Йолдызлык” та катнашкан “Ләйсән яңгыр” җырлы-биюле күренешне тәгъдим иттек.

Җыелышның  күмәк өлеше беткәч һәр төркем әти-әниләре үз  бүлмәләрендә ,аерым, төгәлләүче җыелышка калып инструктажларга имза куеп, төркем тормышы , яңлыклар белән таныштылар, тәртип белән яшәргә, эшләргә сүз куелды һәм таралыштылар.

....Тагын бер ел узды, сабыйлар зурайды,әти-әниләрнең битләрендә сырлары, чал чәчләре күбәйде. Белем капчыклары нәниләрнең баетылды, белем бирүче остазларыбыз да эшләрендә шомарып, яңадан яңа үрләр яуладылар, инде бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркеме сабыйлары да олы тормышка аяк басырлар тиздән, ә гөмүмән әйткәндә барлык әти-әниләргә , сабыйларга рәхмәт әйтәсебез, исән – имин генә җәйләрне, ялларны уздырып тагын яңа уку елында күрешергә язсын иде дигән теләк телисе килә. Амин. 

5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Гөлназ Рафис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев