Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Талантлар берләште

Көзге каникул чорында районыбызның һәр мәктәбендә диярлек көзге лагерьлар эшләде. Кайбер белем йортларында лагерьлар махсус 9 сыйныфлар өчен эшләсә, кайберләре талантлы балалар өчен оештырылды.

Норма урта мәктәбендә исә сәләтле балаларны үстерү, олимпиадаларга әзерлек эшләре алып бару максатыннан, “Талантлар мәктәбе” дип исемләнгән көзге лагерь оештырылды. Биредә 40 бала ял итте һәм шөгыльләнде.

Лагерь җитәкчесе Эльмира Абдуллина белдерүенчә, балаларның вакытлары файдалы һәм нәтиҗәле үтсен өчен бөтен шартлар да булдырылган. Фән олимпиадаларының мәктәп этабында җиңү яулаган укучылар укытучылар белән үз юнәлеше буенча индивидуаль шөгыльләнгән, белемнәрен тирәнәйткән. План нигезендә төрле тәрбияви чаралар үткәрелгән.

WorlSkillsNurma Yunior чемпионаты, “Хыял”, “Факел” клубы һәм “Форпост” үзәге хезмәткәрләре белән очрашулар, педагог-психолог үткәргән тренинглар, проектлар яклау, интеллектуаль һәм квест уеннар, тәрбияви әңгәмәләр, спорт чаралары укучыларның сәләтен һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән.

Фото: автор

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма урта мәктәбе