Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Талисманлы мәктәп яки уңышларның сере нидә? (+ фоторепортаж)

Чепья урта мәктәбе соңгы ике елда бер-бер артлы зур җиңүләр яулады.

2016 елда "Уңышлы мәктәп" республика конкурсында катнашып, бер миллион сумлык грант отса, узып баручы уку елында берьюлы ике укытучылары мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулап, бу мәктәпне республикада танытты. Өстәвенә әле быел бишенче Бөтенрәсәй рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте Конгрессы вәкилләре каршында үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, алардан да бик югары бәя алдылар. Һәм әле тагын күпмилләтле мәктәптә телләр өйрәнү буенча да өч ел рәттән инде респуликакүләм фәнни-практик конференциянең дә нәкъ менә биредә үткәрелүе дә күпне сөйли. Димәк, башкаларга әйтер сүзләре, күрсәтер эшләре бар.
Шулай булмыйни, берничә төрле милләт баласы укыган мәктәптә балаларга дүрт телдә белем бирелүне ишетүгә, районга килгән чит-ятларның күзе "яна" башлый: шулай да эшләп буламыни?! Мәкәп директоры Сәйдәш Нурмиев аның серен гади генә итеп, элекке традицияләрне дәвам итүдә, коллективның бердәмлегендә дип саный. Баксаң, биредә укытучылар үзләре дә, сайлап җыйгандай, төрле милләттән һәм барысы да татарчаны әйбәт белә, аңлый, сөйләшә. Балалар 19 авылдан йөреп укыса, укытучылар, техник хезмәткәрләр дә 11 авылдан йөреп эшли. Коллективның чагыштырмача яшь булуы (укытучыларның уртача яше 37) яңалыкларны, технологик мөмкинлекләрдән күбрәк һәм кыюрак куллануларына нигез буладыр, мөгаен.
Мәктәп ирешкән уңышларда гына түгел, аерым укытучылар ирешкән кадәресендә дә коллективтагы һәр кешенең өлеше бар дип саный директор. "Хәзер элекке заман түгел, ялгызың гына берни эшләп тә булмый, әгәр нинди дә булса конкурста уңышка ирешим дип уйлыйсың икән, бөтен коллектив бергә тотынсаң гына нәтиҗәсе була", - ди ул.
Бу һич кенә дә бер кешегә берничә кешенең хезмәтен бергә кушып, эшен калку итеп күрсәтү дигән сүз түгел, башкача ярдәм итү юлын тапканнар Чепьяда. Биредә аны "иҗади группа" дип атыйлар. Бу рәсми булмаган төркем белән директор урынбасары Нелли Ивановна Понуркина җитәкчелек итә һәм аңа теләге булган һәркем кушыла ала. Идеясен дә бергә уйлап табалар, пролемасын-чишелешен дә бергә эзлиләр. Конкурслар барган чорда бу төркем катнашучыга көн-төн ярдәмгә килергә әзер тора.
Әнә шулай бергәләп тырышканга бу уку елында "Ел укытучысы - 2017" конкурсында районда өч укытучылары - Галия Камалиева, Марина Залкеева, Константин Граховлар җиңү яулаган. Соңгы икесе републикада да сокланырлык нәтиҗәләргә ирешкән: Константин Викторович "Эрудиция һәм яңача фикерләү" номинациясендә җиңсә, Марина Валерьевна өченче урын яулаган. Әле бит алдагы уку елында шушы ук ярышта республикадагы иң-иң дигән ун укытучы арасына кергән Миләүшә Хрисанова да бар. Һәм алар барысы да бу җиңүләрдә хезмәттәшләренең ярдәме зур булуын яшерми.
- Грант отуда да бу төркемнең тырышлыгы бик зур булды, - дип дәвам итә Сәйдәш Тәлгатевич. - Ул конкурска берничә этапка, бик тә колачлы әзерләнәсе иде. Ике атна буе, үзләренең чираттагы яллары вакытында тырышкан укытучыларга мин бик рәхмәтле.
Беренче турны уңышлы үтеп, 100 мәктәп арасына кергән коллектив икенче турга бик тә иҗади хәзерләнә. Юкса, бик тә гади - иң яхшы мәктәп эзләү темасын алган булалар. Әмма унөч кешелек мәртәбәле комиссияне шул дәрәҗәдә кызыксындыралар - 20 минутлык чыгышларыннан соң сораулар белән күмәләр үзләрен. "Без бит талисманлы мәктәп. Без талисман дип санаган музейны, Гарифҗан ага Галиевны, Фәрт ага Гыйльмановны, "Дуслык" учагын барысы да белә булып чыкты. Җиңүебездә алар да зур роль уйнады".
- Директор шулай дисә дә, шунысы бәхәссез, ике ел рәттән зур уңышларга ирешү аның очраклылык булмавы, коллективның һөнәри осталыгы, иҗади эшчәнлеге турында сөйли. 20 җиңүче мәктәп арасында бердәнбер урта (калганнары юнәлешле гимназияләр) һәм авыл мәктәбе булулары белән исә бу җиңүнең дәрәҗәсе һәм кадере тагын да арта. Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: "Ел укытучысы" бәйгеләрендә дә республика күләмендә җиңүчеләр күбесенчә шәһәрнекеләр, безнеке кебек авылдан килеп, уңышка ирешүчеләр сирәк диләр. Сирәк булсалар да, жюридагыларны йөзәр балл куярлык дрәҗәдә сокландырырга сәләтле алар. "Чыгышларны гадел бәяләделәр, монысы да бик мөһим", - ди үзләре.
Игътибар итсәгез, соңгы елларда бу мәктәп балаларга төпле белем бирүдә генә түгел, спортта, бигрәк тә көрәштәге уңышлары белән дә аерылып тора. Танылган көрәшче Ренат Хәйретдинов балалар белән дәрестән тыш атнага өч мәртәбә секцияләр үткәрә икән. Бертуган Ильяс һәм Ислам Йосыповлар бу уку елында гына күп тапкырлар җиңү яулаганнар. 5 сыйныфта укучы Ильясның инде 13 беренче урыны һәм 10 икенче-өченче урыны бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250