Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тарих битләрен ачканда яки Кенә мәктәбенең 100 еллыгы (+фоторепортаж)

Ә шулай да мәктәпнеӊ укучысы, бүгенге көндә Республикабызныӊ вице-премьеры, Татарстан Республикасыныӊ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовныӊ зур ярдәме белән мәктәпкә бүләк ителгән “Лада-Ларгус” җиӊел машинасы 100 еллык тарихы булган мәктәп эшенә лаеклы бәя булгандыр.

Тормыш сине нинди генә биеклекләргә күтәрсә дә, нинди генә абруйлы эштә эшләсәӊ дә, мәктәп еллары, классташлар, укытучылар һәркемнең исендә матур хатирәләр булып саклана.

2017-2018 уку елы Кенә төп мәктәбе өчен истәлекле даталар елы. Мәктәпкә нигез салынуга – 100, аның җидееллык булып оешуына – 80, яңа бинага күчеп укый башлаганга 30 ел булды. Шушындый тарихи юл үткән мәктәпнеӊ, укытучылар коллективыныӊ шатлыгын уртаклашырга килгән Балтач муниципаль район  башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе, хезмәт юлын шушы мәктәптә башлаган Рамил Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевалар үзләренеӊ чыгышларда мәктәпнеӊ җәмгыятьтәге тоткан урыны, укытучыныӊ абруе, авылныӊ киләчәге турында фикерләрен белдерделәр, тарихыбызны саклау, барлау милләтебезнеӊ үсеше өчен гаять әһәмиятле икәнен билгеләп уздылар.

Мәктәпнеӊ спорт залына җыелган лаеклы ялдагы укытучылар, элеккеге укучылар, килгән кунаклар бергәләп Кенә мәктәбенеӊ тарихына, бу җирлектә мәгарифнеӊ үсеш баскычларына күз салдылар.

Кенә халкы элек-электән белемгә омтылган. Ул чордагы мәгърифәтнең чишмә башы булып мәчет-мәдрәсәләр торган. Табылган мәгълүматлар буенча 1858 елда бу авылда 36 малай, 12 кыз, 1883 елда 22 малай, 21 кыз, 1906 елда 30 малай, 18 кыз мәчеттә белем алган, аларга авыл имамнары, абыстайлары сабак биргән.

Революциядән соӊ күп баскычлар үтеп, үзгәрешләр кичергән белем бирү учакларын заманыныӊ иӊ алдынгы карашлы җитәкчеләре әйдәп барган. Шундыйларныӊ берсе Бакый Зыятдинов исемен телгә алмый мөмкин түгел. Сугыш елларында Кенә мәктәбен тәмамлап, укытучылык һөнәре алып, шушында эшләгән Мәдинә Зыятдинова шул чор хатирәләре белән уртаклашуы өчен күпләрдә зур кызыксыну уятты.

Сугыштан соӊ, 60нчы елларда Кенә мәктәбендә Арча, Балтач районының 19 авылыннан укучылар килеп урта белем ала. Алар Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш, Таузар, Карадуган, Арбаш, Түбән һәм Югары Шубан, Хәсәншәех, Апаз, Мирҗәм, Пөшәңгәр, Каратай, Үгез Елга, Каргалы, Күлтәс, Носы, Хәтнә, Ишнарат авылларыннан килеп укый. Кайбер елларны чит авыллардан килүчеләрнеӊ саны 300дән артып китә. Аларны укыту, интернатта торгызу, ашату, биналарны җылыту иӊ авыр мәсьәләләр булып тора. Шушы чорда, 1964 елдан 1990 елга кадәр 26 ел дәвамында Кенә мәктәбен Гали Сәмигуллин җитәкләде.

Олы йөрәкле педагог, тәрбияле һәм гаять зыялы бу шәхеснеӊ исеме кичә барышында еш яӊгырады. Шул чор укытучылары исеменнән чыгыш ясаган Сәгыйрә Низамиеваның җылы сүзләре һәркемнеӊ йөрәгенә үтеп кергәндер. Мәктәпнеӊ бүгенге бинасын төзү эшләрен башлап җибәрү, аныӊ барышы турында бу эшләрдә Гали Сәмигуллин белән кулга-кул тотынып эшләгән Фәрит Әхмәтханов истәлекләрен һәркем йотлыгып тыӊлады. Авырлыклар артта калса да, төзелешкә көче кергән һәркем бу мәктәп белән горурлана ала. Ул елларда район төзелеш идарәсен җитәкләгән Сәлимҗан Хәбибрахманов әйтүенчә, бу мәктәп төзелешенә һәркемнеӊ ярдәме зур булды. 1990-2004 елларда Кенә мәктәбен Нурзада Галимов җитәкли. Бу чорда илдәге вәзгыять мәктәпләргә үз көчең белән матди хәлне күтәрү бурычын куя, мәктәпнеӊ ярдәмче хуҗалыгы районда танылу ала. Ә 2004 елдан мәктәп белән Рамил Низамиев җитәкчелек итә.

Бәйрәм тантанасында  мәктәптә төрле елларда укыган укучылар, укытучылар чыгышлары күп булды. Аларныӊ һәрберсе мәктәпнеӊ горурлыгы, аныӊ тарихы. Алтмыштан артык мәктәп тәмамлаучыныӊ Россия һәм Татарстан күләмендә атказанган исемнәргә лаек булуы нәкъ шуны дәлилли. Татар сәнгатенә күренекле шәхесләр – Җәвәһирә Сәләхова, Римма Ибраһимова кебек талантлар биргән мәктәптә аларга лаеклы алмаш үсә, яӊгыраган җырлар, дәртле биюләр шул турыда сөйли. Бу җирлектә Бөтендөнья Татар конгрессы, ”Таттелеком” гамәви оешмасы белән берлектә ”Халык зур ул, моңлы ул” исемле зур бәйгенеӊ дәвамлы оештырылу да игътибарга лаек.

2015 елдан мәктәп Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимов исемен йөртә. Кичәнеӊ тамашачысы булган геройның кызы Рәйсә Бакиевна мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши. Ул үзенеӊ бүләген мәктәпкә тапшырып, атасыныӊ исемен югалтмыйча саклаган өчен рәхмәтен җиткерде. Хәер, бүләкләр күп булды бу кичәдә. Ә шулай да мәктәпнеӊ укучысы, бүгенге көндә Республикабызныӊ вице-премьеры, Татарстан Республикасыныӊ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовныӊ зур ярдәме белән мәктәпкә бүләк ителгән “Лада-Ларгус” җиӊел машинасы 100 еллык тарихы булган мәктәп эшенә лаеклы бәя булгандыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев