Татар балаларын рус теленә өйрәтү эшендә алдынгылар Карадуганда
22 декабрь көнне "Карадуган балалар бакчасында " "Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларына таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру" исемле семинар булды.
Татар балаларына рус телендә тәрбия бирү дәрәҗәсен билгеләү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 3 ел рәттән "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы оештырыла. Быел республика буенча катнашкан 102 балалар бакчасыннан, 50 се грантка ия булды. "Карадуган балалар бакчасы" мәртәбәле бәйгедә катнашып 1000000 сумлык грантка ия булды.
Шуның нәтиҗәсе буларак, әлеге республика семинары уздырылды. Семинарда Казан шәһәре Педагогия көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм Карадуган балалар бакчасының иҗат төркеме җитәкчесе Сабилә Гаффарова, Казан шәһәре Совет районы 415нче номерлы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе, күп кенә укыту-методик пособияләр авторы Кафия Закирова, Казан шәһәренең 166нчы номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе, күп кенә пособияләр авторы Г. Гәрәфиева катнашты. Шулай ук Казан шәһәре 103нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Э. Шакирова, А. Идрисова, И. Гильметдинова, Мәскәү районы 355нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ф. Батыршина, Л.Аверина үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев