Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый укучыларыбыз

2020-2021 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре.

30 нчы гыйнвар - 1 нче февраль көннәрендә  Казан шәһәрендә татар мәктәбе укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелде. Карадуган гимназиясенең 5 нче сыйныфы укучысы Корбанова Зилә, Куныр мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Юнысова Зилия, Норма мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Шәйхетдинова Әдилә, 11 нче сыйныфы укучысы Мәхмүтова Гөлүзә республика олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар. Укытучылары: Гарифуллина Э. М., Саттарова Ә. Р.,  Асадуллина Э. В., Нәсыйхова Г. Р.

1-3 нче февральдә Казан шәһәрендә  татар мәктәбе укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау этабы  үткәрелде. Шубан мәктәбенең   8 нче сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә-җиңүче, Норма мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучылары Вәлиева Айсылу, Мәхмүтова Гөлүзә,  олимпиаданың призерлары булдылар. Укытучылары: Сәләхетдинов И. И., Асауллина Э. В., Насихова Г. Р.

3-5 нче февральдә Казан шәһәрендә рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Балтач мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Копеева Карина, Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныфы укучысы Насырова Сумайя, Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Гайсин Станислав, Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Бускина Лилиана олимпиаданың призерлары булдылар. Укытучылары: Нигъмәтуллина Т. Х., Гайнуллина Р. Ф.,  Гарифҗанова Н. К., Габделганиева Ч. М.  

5-7 нче февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Саттарова Диләрә, Балтач гимназиясенең 7 нче сыйныфы укучысы Шигапова Сәйдә, Норма мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Гатауллина Лина, Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныфы укучысы Габделганиев Расил, Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучылары Кәримова Диана, Шакирҗанова Айзилә республика олимпиадасының призерлары булдылар.  Укытучылары: Галимҗанова А. Т., Идрисова Н. М., Асадуллина Э. В., Габделганиева Ч. М.,   Хайруллина Г. И.

7-9 февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы   узды. Норма мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучылары Гатауллина Лина, Шәйхетдинова Алисә,  10 нчы сыйныф укучысы Камалова Гөлинә, Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Гарифуллина Лилия, Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Шакирҗанова Айзилә республика олимпиадасының призерлары булдылар. Укытучылары Асадуллина Э. В., Габделганиева Ч. М., Хәйруллина Г. И.

Барлык укучыларыбызны һәм укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.  Республика олимпиадасында җиңү яулаган 8-11 нче сыйныф укучыларына, апрель аенда Казанда узачак татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадага әзерләнүдә уңышлар телибез!

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле удмурт олимпиада