Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада башланды

Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнаша. Безнең районнан 10 укучы олимпиадада үз көчләрен сыный

22 нче апрель көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узды.

Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнаша. Безнең районнан 10 укучы олимпиадада үз көчләрен сыный: Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Кәримова Диана, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Насыйрова Мәдинә, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Мәхмүтова Гөлүзә, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу, Урта Көшкәт мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә. Татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары җиңүчеләре буларак, кызларга Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды.

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 25 нче апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында оештырылачак тантанада бүләкләү көтелә.

Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада