Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле укытучыларының күпчелеге яңа уку елыннан рус теле һәм әдәбияты предметы укыта

Эш сәгатьләре кыскарган тел укытучылары профессиональ белем күтәрү программасы буенча укыган.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган уку елының икенче чирегеннән дәресләре кыскарган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күп өлеше быелдан рус теле һәм әдәбияты предметын укыта. Моның өчен педагоглар профессиональ белем күтәрү программасында белем алып, махсус дипломга ия булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова хәбәр итте.

“Сәгатьләре кыскарган татар теле һәм әдәбият укытучыларының 33% - рус теле һәм әдәбияты, 27 %тан артыграгы – башлангыч сыйныфлар укытучысы, 10 % мәктәпкәчә белем бирү, 30%ы башка юнәлешләрне сайлады. Бу – логопедия, сынлы сәнгать, музыка, технология, география, тарих белгечлекләре”, - диде бүлек җитәкчесе.

Әлеге юнәлешләр мәктәпләрнең аттестация комиссиясе белән килешеп эшләнгән.

“Укытучыны нинди юнәлеш буенча укырга җибәрәсен аттестация комиссиясе хәл итә. Комиссия аны белем бирү учреждениесендә нинди вакантлы урыннар барлыгын һәм укытучының мөмкинлекләрен исәпкә алып төзи. Белем бирү учреждениеләренең аттестация комиссиясе карары нигезендә, шушы юнәлешләр сайлап алынды”, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү