Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә, федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында (шул исәптән, 23 мәктәп һәм 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы) компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла.

Казанда «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше башланачак. Татарстан Хөкүмәте Мөслим һәм Саба районнарындагы мәктәпләрдә спорт залларын да ремонтлаячак.

 

Татарстанда илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла башлады. Илбашы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендә имзалаган 474нче указы белән билгеләде. Аны «май указы» дип тә атыйлар.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект мәгариф илкүләм проекты