Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан лагерьларында көзге каникулларда 14 меңнән артык бала ял итәчәк

Көзге каникулларда Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәчәк.

Ял ике форматта оештырылачак: шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында. Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык кешене колачлый, 8 меңнән артык бала көндезге 250 лагерьда ял итәчәк.

Сменаларның иң популяр юнәлешләре физкультура-спорт, иҗади, it-сменалар һәм башкалар булды.

"Көзге кампаниягә әзерлек эшләренә бөтен җаваплылык белән карадылар: белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән, барлык юнәлешләр буенча да югары компетентлы хезмәткәрләр сайланган. Безнең өчен баланың сыйфатлы ял итүе, ләкин шул ук вакытта сәламәтлек һәм үсеш өчен максималь файда белән вакытны үткәрә алуы мөһим. Барлык лагерьлар да COVID-19 таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән  мәҗбүри чараларны исәпкә алып эшләячәк", - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.

Шулай итеп, эшкә вакциналау узган һәм COVID-19га антитәнчекләрен күрсәтүче анализ нәтиҗәләре булганнар гына алыначак. Һәркөнне ике тапкыр балаларның һәм персоналның температураларын үлчәү оештырылачак, смена дәвамында балаларның лагердан читкә чыгуы, массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар көннәре дә тыелачак. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Фото: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере каникул