Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә Финанс грамоталылыгы дәресләре башлана

15 сентябрьдә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр»нең көзге сессиясе башлана.

Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр Россиянең финанс өлкәсендә әйдәп баручы экспертлары катнашында узачак.

«Дәресләрдә укучылар саклык, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Моннан тыш, профориентациягә аерым игътибар биреләчәк. Бу белемнәр тормышта кирәк булачак һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үк үзләштерергә кирәк», – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ буендагы баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Дәресләр катлаулылыгы ягыннан өч дәрәҗәдә оештырыла. Һәр тема буенча дәресләр, россия мәктәпләре сәгать поясын исәпкә алып, оптималь графикны сайлап алу мөмкинлегенә ия булсын өчен, төрле вакытка планлаштырылган. Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм колледжлардан килгән укучылар төркеме составында гына түгел, ә индивидуаль рәвештә өйдән дә керергә мөмкин. Расписание һәм тоташу өчен инструкция сайтта урнаштырылган.

Дәресләрдә яки өстәмә шөгыльләнү сәгатьләрендә финанс грамоталылыгы буенча махсус эшләнгән уеннар кулланып, белемнәрне тикшерергә һәм беркетергә мөмкин.

Моннан тыш, 22 сентябрьдән өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр, ә 27 сентябрьдән – өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Алар эфирга 2021 елның 17 декабренә кадәр чыгачак.

Фото: скриншот doligra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финанс грамоталылык