Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан укучыларына БДИга һәм ТДИга әзерлек өчен навигатор ачылган

Навигатор ДЙА-2020 һәм 2021 елда БДИда һәм ТДИда үзгәрешләрне исәпкә алып яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала, файдалы материалларга һәм аларга аннотацияләргә сылтама ясый.

Россиядә имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы материаллардан торган «Навигатор ДЙА» эшли башлады. Сервисны ФИПИ һәм Рособрнадзор оештыра. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Навигатор чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясе(ДЙА) - 2020 һәм 2021 елда бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ)да һәм  төп дәүләт имтиханнары (ТДИ)да үзгәрешләрне исәпкә алып яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала. Кечкенә текстлар һәм видео рәвешендә тәкъдим ителгән, файдалы материалларга һәм аларга аннотацияләргә сылтама ясый.

«Алар сыйныфта дәресләр оештыру өчен дә, дистанцион формада укыту һәм мөстәкыйль әзерлек өчен дә файдалы булачак. Безгә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да йомгаклау аттестациясенә әзерлекне оештырырга ярдәм итәчәк файдалы һәм актуаль мәгълүмат алуы мөһим", - дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев.

Эзләүне җиңеләйтү өчен мәгълүмат «БДИга әзерләнү өчен материаллар», «ТДИга әзерләнү өчен материаллар» һәм «укытучылар өчен материаллар» бүлекләренә бүленгән. Булган мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылып торачак һәм яңартылачак.

«Навигатор ДЙА»ны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында махсус бүлектә табарга була.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: Навигатор ГИА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди егэ тди