Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда 2020 ел ахырына барлык мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Республикада Wi-Fi җайланмаларын модернизацияләү планлаштырыла.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. «Бу эш „Цифрлы икътисад“ илкүләм программасының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проекты нигезендә эшләнәчәк», — дип сөйләде Рөстәм Зиннәтуллин.

Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, бу елның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына Интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак», — дип ассызыклады ул.

Зиннәтуллин хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгәнен өстәп әйтте. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган.

«Әлбәттә, урнаштырылган Wi-Fi җайланмалары вакыт узу белән алмаштыруны таләп итә. Мондый эш республикада финанслау бүлеп бирелү белән планлы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә урнаштырылган Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла», — дип тәмамлады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет