Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда биш ел эчендә Россиянең башка төбәкләреннән абитуриентлар саны 20%ка арткан

Вузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Соңгы биш елда Россиянең башка төбәкләреннән Татарстан вузларына укырга керергә теләүчеләр саны 20%ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин хәбәр итте.

"БДИның төп чоры әле тәмамланмаган, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тик инде хәзер үк имтихан нәтиҗәләрен белгән чыгарылыш сыйныф укучылары документларны югары уку йортларына, өстәвенә онлайн да тапшыра. Мин кичә КФУ, КХТИ, КАИга шалтыратып белештем, миңа абитуриентларның гариза бирүләрен хәбәр иттеләр. Моннан тыш, документлар шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә актив рәвештә онлайн килә», - дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.

Линар Яруллин фикеренчә, БДИның төп чоры тәмамланганнан соң, 2 июльдә абитуриентлардан вузларга керү өчен гаризалар саны артачак.

"Вузларга документлар 29 июльгә кадәр кабул ителәчәк, кайбер чыгарылыш сыйныф укучылары әле кая укырга керергә икән дип уйлый. Әле чыгарылышсыйныф укучылары барысы да аттестатлар алмады, аларны узган атнада гына бирә башладылар", - дип билгеләп үтте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы, укырга керүче бер үк вакытта биш вузга кабул итү турында гариза бирү хокукын саклый, дип искәртте. Шул ук вакытта югары уку йортына  абитуриенттан укырга керү буенча 10 юнәлештә документлар кабул итү хокукы бирелә. Элек абитуриент документларны бары өч белгечлек буенча гына бирә ала иде.

«Әмма вузлар бу санны үзләре билгеләргә хокуклы. Мин кабул итү комиссияләренә шалтыратыпчыктым. Кайбер югары уку йортлары планканы биш юнәлешкә билгеләргә карар иткән, әмма 10ны калдыручы уку йортлары  да бар. Әлегә әзерлекнең иң популяр юнәлешләре турында сөйләргә иртәрәк, әмма узган елга караганда, документларның күбесен информатика, педагогика, шулай ук техник белгечлекләргә тапшырылган", - дип ассызыклады Линар Яруллин.

Вузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Быел югары уку йортларына документлар тапшыру механизмы киңәйтелде. Хәзер моны оешманың электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Вузга онлайн укырга керү» суперсервисы аша башкарырга мөмкин. Документлар  көндезге уку бүлекләренә традицион формада кабул итү шулай укүз  көчендә кала.

erid: 2VtzqwTSgT9

«Әмма вузлар бу санны үзләре билгеләргә хокуклы. Мин кабул итү комиссияләренә шалтыратыпчыктым. Кайбер югары уку йортлары планканы биш юнәлешкә билгеләргә карар иткән, әмма 10ны калдыручы уку йортлары  да бар. Әлегә әзерлекнең иң популяр юнәлешләре турында сөйләргә иртәрәк, әмма узган елга караганда, документларның күбесен информатика, педагогика, шулай ук техник белгечлекләргә тапшырылган", - дип ассызыклады Линар Яруллин.

Вузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет урыннарына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Быел югары уку йортларына документлар тапшыру механизмы киңәйтелде. Хәзер моны оешманың электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Вузга онлайн укырга керү» суперсервисы аша башкарырга мөмкин. Документлар  көндезге уку бүлекләренә традицион формада кабул итү шулай укүз  көчендә кала.

Конкурс исемлеге исемсез булачак, ягъни килүчеләрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелмәячәк. Моның урынына - СНИЛС номеры, ә ул булмаганда - керүченең уникаль коды язылачак.

Төп этапның икенче дулкыны гамәлдән чыгарылды. Элек беренче этапта бюджет урыннарының 80%ы тулса, икенче этапта калган 20%ы гына туры килә иде. Хәзер исә укырга кабул итнең бер төп дулкыны гына булачак.

Беренче булып югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүчеләрне, ташламалары булган абитуриентларны һәм максатчан юлламалы студентларны кабул итәчәк. Аннары төп бюджет урыннарына конкурс исемлегеннән абитуриентлар кабул ителә. Конкурс исемлекләре хәзер көн саен кимендә биш тапкыр яңартылачак. Бу абитуриентларга рейтингта үз позициясе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Элек мондый яңартуны көнгә бер генә тапкыр уздырганнар иде.

Татарстан вузларына 2021-2022 уку елына 20 меңнән артык бюджет урыннары бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка диярлек күбрәк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент ВУЗ

erid: 2VtzqwTSgT9