Татарстанда мәктәп программасына кеше хокуклары буенча дәреслекләр кертергә планлаштыралар
Дәреслекләрне КФУның «Адымнар» белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләре өчен булдырачаклар.
Рәсәй һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты республика мәктәпләренә кеше хокуклары буенча дәреслекләр кертергә планлаштыра. Бу хакта ТР омбудсмены Сәрия Сабурская «Татар-информ»МА корреспондентына биргән интервьюсында сөйләде.
"2021 елда РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты КФУ белән берлектә 5-11 сыйныф укучылары өчен дәреслек әзерләүне планлаштырабыз", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, «Адымнар» белем бирү учреждениеләре һәм КФУ каршындагы мәктәпләр өчен дәреслек булдыру планлаштырыла. Әмма башта уку әсбабын әзерләргә кирәк.
Тулырак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев