Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 3 млрд сумнан артык акча бирелгән

Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә уйлыйлар, республикада барлыгы 36 мәгариф учреждениесенә ремонт ясала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләгән.

«Мәктәпләрне төзекләндерү буенча, аларны күзәтү органнарына тәкъдим итү өчен, төп төзелеш-монтаж эшләрен 15 августка тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», - дип ассызыклаган Илдус Насыйров.

Ул һәр мәктәптә барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланачагына ышаныч белдергән.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 36 мәктәп керә. 10 июльгә 32 объектта эшләр алып барыла, дүртесендә эшләр төгәлләнгән инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме 3130,5 млн сум тәшкил итә.

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан мәктәп капремонт капиталь ремонт Илдус Насыйров