Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда музыка мәктәпләренә илкүләм проект кысаларында 106 млн сумлык уен кораллары алынган

«Мәдәният» илкүләм проект ярдәме белән республикада 14 белем бирү учрежденисенә яңа музыка уен кораллары алынган.

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2020 ел дшвамында 14 белем бирү учреждениесенә барлыгы 106 миллион сумлык музыка уен кораллары кайтарылды. Шулай исәптәна 8 авыл мәдәният йорты төзелде һәм Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә.

Материаль-техник базаларын ныгыту бәхетенә сәнгать мәктәпләре генә түгел, шулай ук үткән елны  Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыклары да, иреште. Аларга кирәкле күп төрле җиһазлар алынды. Хөкүмәтебез аерым категория гражданнарга да  социаль түләүләр билгеләү һәм ярдәм итү өчен чаралар күрде, өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырды.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итеп, 2021 елда әлеге максатларга 23 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырыла.

 

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы «май» указы чыкканнан соң гамәлгә ашырыла башлады, дип искәртә ведомство.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музыка мәктәбе сәнгать мәктәбе илкүләм проект