Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда укучылар саны аз булган мәктәпләр онлайн укытуга күчми

Татарстанда укучылар саны аз булган 300дән артык мәктәп укуын гадәттәгечә дәвам итәргә мөмкин. Аларда сыйныфта 2 – 5әр бала укый.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның әлеге тәкъдимен Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

– Әгәр вазгыять тотрыклана икән, без бу хәл якын киләчәктә булыр дип өметләнәбез, 20дән артык бала укый торган аз комплектлы мәктәпләрдә укуларны оештыра алыр идек, – диде министр узган атнада. – Кечкенә мәктәпләрдә укуларны оештырган очракта, Роспотребнадзорның республика идарәсе тәкъдимнәре буенча барлык санитар-эпидемиологик чаралар да үтәләчәк.

Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиологик хәлгә каршы комиссия утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Президент Рафис Борһановның тәкъдимен хуплаган.
Бөгелмә районының Вязовка башлангыч мәктәбендә бүген 20 бала белем ала. Анда ике сыйныф укучыларын кушып укыталар. Дүрт сыйныфка ике укытучы белем бирә. Күптәннән шулай икән.

– Мәктәптә бүген кизү торам. Укучылар өйдә белем ала. 8 укучының – компьютеры, барысының да телефоны бар. Үч иткәндәй, бүген берсе – вирус кергән, икенчесе, компьютер ватылды, дип шалтыратты. Укытучылар учи.руда дәресләр уздыра, интернет начар тота, дип әйтә алмыйм, ләкин көйсезлекләр булгалаган. Ватсап иң җайлысы, аның аша видеоэлемтәгә дә чыгып, биремнәрне дә җибәреп була. Әти-әниләргә барысы да аңлатылды, әлегә сораулар юк, – ди мәктәп директоры Зөлфирә Кусаенова. – Әлбәттә, безнең өчен мәктәптә укыту уңайлырак. Алдан хәстәрләнеп тә куйган идек: ультрашәмәхә лампалар сатып алдык, укучыларга битлекләр әзерләдек.

Әтнә районының мәгариф бүлеге башлыгы Ленар Гарипов әйтүенчә, районда азкомплектлы башлангыч мәктәпләр юк. Ләкин аз укучы укыган 3-4 филиал бар.

– Әти-әниләргә башта читтән торып укытабыз дип кул куйдырттык, алар белән килешмичә, кечкенә мәктәпләрдә укытуны башлый алмыйбыз. Бүген видеоконференциядә министрлык бу мәсьәлә буенча тәртипләрне аңлатты. Рәсми рәвештә рөхсәт булгач, тиздән укытуны башларбыз, – ди ул.

– Башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре сәгать 12дә яки кичке якта башлана. Бу әти-әниләр ярдәм итә алсын өчен төшке аш вакытына яки кичкә таба махсус туры китереп эшләнде. Укытучыларга бирем генә биреп калмыйча, видеоэлемтәгә чыгу да тәкъдим ителде. Әлбәттә, кечкенә авылларда мәктәпкә килеп уку уңайлырак. Интернет буенча да проблема булмаячак.

Сәрия МИФТАХОВА

Ватаным Татарстан

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дистанцион уку