Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Конкурсның максаты гаилә сугыш хатирәсе елъязмасын булдыру, кыскасы, сугыш вакытында гаиләдә ничек киенгәннәр, нәрсә ашаганнар, балалар нинди уеннар уйнаганын ачыклау.

Конкурска килгән эшләр ярдәме белән Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы буенча әзерләнүче мультфильмның Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган өлеше эшләнәчәк икән. Укытучыларга мәктәпләрдә "Гаиләнең сугыш хатирәсе" темасына ачык дәресләр үткәрергә, аларны видеога төшереп народный мультфильм.рф һәм «Культурный дневник первоклассника» сайтларына җибәрергә тәкъдим ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификат алачак. Иң яхшы ачык дәрес үткәрүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләр мультфильм титрларында күрсәтеләчәк.
Конкурсның шартлары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтында урнаштырылачак. Моннан тыш, һәр теләүче "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтына кереп, "Гаиләнең сугыш хатирәсе" бүлегендә үз хатирәләрен калдыра ала.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/01/15/105334/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250