Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда укытучыларның квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак

Укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәгенең төп бурычы укытучылар һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга җавап бирүен тикшерү булачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ел азагына кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

«Быел Татарстан «Мәгариф» илкүләм проекты буенча грант отты, ике үзәк ачабыз. Барлыгы 86 млн сум акча сарыф ителәчәк. Федераль бюджеттан субсидияләр җиһаз, җайланмалар, исәпләү техникасы сатып алуга, программа белән тәэминатка һәм ремонт эшләренә биреләчәк. Ремонт эшләре, җиһазлау төгәлләнеп килә», — диде министр.

Укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәгенең төп бурычы укытучылар һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга җавап бирүен тикшерү булачак. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әле моңарчы мондый үзәк булмаган, ул Казаннвың Авиатөзелеш районында төзелгән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укытучыларның предмет һәм методик компетенцияләрен ничек камилләштерүне, математикадан, фәнни белемнәрен ничек итеп арттыруны уйларга кирәк.

«Укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге Казан федераль университетының структур бүлекчәсе буларак булдырыла. Нәкъ менә КФУ үзәгендә һөнәр осталыкны арттыруның, индивидуаль белем бирү маршрутларын төзүнең яңа программалары гамәлгә ашырылырга тиеш», — диде министр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы мәгариф мәгариф министрлыгы мәгариф илкүләм проекты илсур һадиуллин