Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда яшәүчеләр IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак

Цифрлы укыту өчен Татарстанга 1000 сертификат бүлеп бирелгән.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан республикасы гражданнарының IT-юнәлешләр буенча түләүсез уку мөмкинлеге бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган «Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү»гә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Бу бик мөһим социаль проект. Әлеге сертификат 18-60 яшьләрендәге хатын-кызлар һәм 18-65 яшендәге ир-атларга квалификацияне үстерергә һәм яңа өлкәдә өстәмә белем алырга зур мөмкинчелек бирә». — диде цифрлы үсеш, информацион технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

Татарстанга 1000 сертификат бүлеп бирелгән. Бүгенгә кадәр барлыгы 400 гариза язылган. Катнашу өчен гаризаларны http://цифровойсертификат.рф/. Сайтына җибәререгә була. Сертификатка ия булу өчен гариза язып онлайн-тест үтәргә кирәк. Әлеге тест кешегә укыту юнәлешен билгеләүдә ярдәмгә киләчәк һәм теге яки бу өлкәнең белү дәрәҗәсен дә күрсәтәчәк.

Укыту процессы 2020 елның беренче ярты еллыгына планлаштырылган. Биредә уку дистанцион, көндез һәм онлайн-курслар итеп оештырылган.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: IT-юнәлеш