Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанның дүрт югары уку йорты иң яхшы университетлар исемлегенә кергән

Казанның югары уку йортлары арасында иң югары урынны (23) Казан (Идел буе) федераль университеты алып тора

Forbes версиясе буенча Татарстанның дүрт югары уку йорты Россиянең иң яхшы 100 университеты исемлегенә кергән. Бу турыда журналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның югары уку йортлары арасында иң югары урынны (23) Казан (Идел буе) федераль университеты алып тора, ул рейтингта 43,88 балл җыйган. 55нче урынны 39,99 балл белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты били.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ (39,49) 63нче һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (38,77) 75 нче урыннарны алган.

Рейтинг лидерлары арасында Мәскәү югары уку йортлары бар. Гомуми нәтиҗәләр буенча «Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты» илкүләм тикшеренү технология университеты 54,11 балл, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты 52,24 балл, Мәскәү физика-техник институты 52,01 балл җыйган.

Тикшерү Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән 1 меңнән артык югары белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингы нигезендә башкарылган. Рейтинг төзегәндә белем бирү сыйфаты, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, аларның регионнарда ихтыяҗы, алар арасында эшмәкәрләр саны турында статистик мәгълүматлар исәпкә алынган.

Шулай ук Forbes исемлегенә кергән Россия элитасының 1,6 меңнән артык вәкиле, аларның балалары, шәхси һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре, түрәләр һәм депутатлар исемлеге өйрәнелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188878/

http://arskmedia.ru/2019/06/28/tatarstannyi-d-rt-yugaryi-uku-yortyi-i-yahshyi-universitetlar-isemlegena-kergan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку йорты