Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Таузарда да, Чапшарда да өр-яңа мәктәп салдылар, ә бала саны юк...

Таузарлылар – Карадуганга, чапшарлылар Нормага йөри

Моннан берничә ел элек авылыбызда башлангыч мәктәп ябылды. Шуның яныннан узганда әле дә күңелне нәрсәдер тырнап ала, баш үзеннән-үзе шул якка борыла. Үзебез укыган чордан да бигрәк балалар укыган еллар, анда үткәрелгән бәйрәмнәр, тәнәфесләрдә, физкультура дәресләрендә урамга чыккан балаларның бөтен авылны дер селкетүче чыр-чуы сагындыра. Тәрәзә төпләре тулы шау чәчәктәге гөлләре, бөтен төр яшелчәсе, җиләк-җимеше, чәчәкләргә бай булган бакчасы искә төшә. Ачылышына кырык ел туларга аз гына калганда ишегенә йозак салынуны күңел әлегәчә кабул итеп бетерә алмады, гәрчә, бу ябылуда бар гаеп үзебездә, битарафлыгыбызда булса да. Ябыла дигән сүзе чыкканда, баштарак ябыласына ышанмасак (янәсе, бер дигән таш, типовой бина, интернет ялганган, газы кергән, котельные, ашханәсе бар, бераз косметик ремонт ясап җибәрсәләр, гасыр буе хезмәт итә ала әле!), икенчедән, бу мәктәп өлкәннәргә, безнең ише урта буынга гына ничектер кадерле, кирәкле булды кебек. Безгә бердәмлек җитеп бетмәде, яшь әти-әниләр исә Иске Салавычтагы урта мәктәпкә йөртә башлауга сөенде генә... Әле алай да ачарлар, ачмый кая барырлар, авылда мәктәп яшендәге балалар күп бит дип өметләнгән булдык.

Тик еллар үткән саен инде бу өметләр дә берәм-берәм сүнә бара. Беренчедән, бер ябылган бинаның ачылганы, ачылганының исә элеккечә гөрләп эшләп китә алганы юк. Ачылган тәкъдирдә дә, уңайлы автобуста йөртүләренә күнеккән, зур коллективка ияләнгән баласын (башлангычтан соң барыбер бишенчегә шунда барасы, бу этапны кабат үтәргә кирәк була бит), аннан аерып, кабат кечкенә авылның башлангыч мәктәбенә кайтарырлар дип көтү дә бер ахмаклык булыр иде.

Дәвамы  “Хезмәт” газетасының 8 декабрь санында (48нче номер). Язманың исеме: “Өр-яңа мәктәптә... берәр бала”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев