Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Таузарда кабак бәйрәме үткәрелгән (+ фото)

Ноябрь ае Таузарда бик үзенчәлекле итеп башланып киткән. Кызыктан гына кабак бәйрәме үткәрергә алынган Таузар балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы берничә авылны берләштереп, онытылмаслык чара уздырган.

Таузар мәдәният йортына килүче һәркемне якты йөз белән генә түгел, ә кабактан пешерелгән коймак һәм кайнар чәй белән каршы алганнар. Фойеда көзге муллыктан бик бай һәм матур күргәзмә эшләнгән, алар рәтендә төрледән-төрле кабак сортларын күрергә мөмкин булган. Шулар арасыннан иң зур кабак ачыкланып, җиңүчегә - Түбән Кенәдән Равил Хәсәновка кыйммәтле бүләк тапшырылган.

Чара җыр-биюгә дә бик бай булган. Карадуган авыл җирлегенең төрле авылларыннан җыелган үзешчәннәр тамашачыга бик матур концерт тамаша бүләк иткән. Ф. Хөснинең "Кабак" әсәре сәхнәләштерелеп, тамашачыны әсир иткән, Таузар балалар бакчасы һәм мәктәп коллективының чыгышларын да кунаклар көчле алкышларга күмгән, ә Түбән Кенәнең "Сәйлән" ансамбле җыр һәм керәшен татарлары биюе тамаша кылучыларны да битараф калдырмаган, урыннан гына аларга кушылып утыручылар да табылган. Габделхәй Мөхәммәтшин, Фидаил Хәйруллин, Рафил Ибраһимов, Азат Галиәхмәтов, Рәзил Зыятдинов, Тәнзилә һәм Хәдичә апаларның чыгышлары һәрвакыттагыча бик матур да, моңлы да, эчтәлекле дә булган.

- Кабак бәйрәме дип юри генә аталган чара үзе Уңыш, үзе Бердәмлек бәйрәменә әверелде. Чара ахырында киләсе елга кабакның тагын да зурырагын тырышып үстерергә, һәр кешегә көзге муллыктан композиция ясарга, иң тәмле кабак ризыгы әзерләргә дип авыл халкына өй эше бирдек, - ди Таузар балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбе директоры Римма Низамиева. Ә инде тамашага иң тәмле ноктаны пешекче Әлфия апа куя, ул һәркемне телеңне йотарлык кабак бәлеше белән сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз бәйрәме