Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Театрда эшләр идем»

«Шунда костюмнар тегеп, авырып, килмичә калган артистларны алыштырыр идем, дим»

(Дәвамы)

Озак еллар төрле түгәрәкләр алып барам. Газета чыгару баштарак кызыксынып кына тотынган эшем иде. Иҗат ярата торган, кызыксынучан балалар булгач,  алга таба газета түгәрәге эшли башлады. Түгәрәк эшчәнлеген булдыру кирәкле дип уйлыйм, чөнки бүгенге көндә газета-журнал яздыртып алган гаиләләр бик сирәк. Ә үзләре иҗат иткән балаларның аларның укыйсылары да килә, башка кешенең иҗаты белән дә кызыксыналар. Уртак көч һәм тырышлык белән газетабыз чыгып килә, башта ул «Адымнар» дип аталса, узган уку елында укучылар аны «Безнең тормыш» дип үзгәрттеләр. Газетаның редакторы – Илүзә Исхакова. Ул узган ел «Алтын каләм» бәйгесендә респуб-ликада үз юнәлеше буенча беренче урын алып кайтты. Әлеге җиңү аңа алга таба эшләр өчен зур стимул булды.

Кечкенәдән драма укыгангадырмы, мин бик тә спектакльләр яратам, сәхнәләштерергә дә, уйнарга да, карарга да… Сыйныф җитәкчесе буларак, гадәттә без укучыларым белән еш кына әти-әниләр өчен спектакльләр әзерлибез. Спектакль ул – күмәк эш, ә күмәк эш күңелле дә, берләштерә дә. Тәрбияви чара буларак та балаларның үсешенә ярдәм итә дип саныйм. Гомумән, укыту дәверендә иҗади, тырыш, максатчан укучыларым бик күп булды. Район, республика олимпиадаларында, конкурсларында, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаучы укучыларым минем төп горурлыгым булып торалар. 2016 елда Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә китапханәче Фәнзия Төхфәтуллина белән берлектә әзерләгән чыгышыбыз Тинчурин театры сәхнәсендә беренче урын алды. Инде күптән укып чыгып киткән ул укучылар әлеге вакыйганы бик яратып, сагынып искә алалар. Очрашкан вакытта үзем укыткан укучыларның матур телдә, урынлы итеп мәкальләр кулланып сөйләшүләре мине бик сөендерә. Үземнең сыйныфымда укып чыккан, инде төрлесе-төрле урыннарда эшләгән, күбесе гаиләле, балалы булган укучыларымның ел саен, туган көнемне искә алып, зурлап кунакка өемә җыелып, әти-әниләреннән әле дә рәхмәт һәм сәлам сүзләре алып килүләре хезмәтемә иң зур дәрәҗә дип саныйм. Һәм иң мөһиме: әгәр күңел биргән эшемне өйдә кабул итмәсәләр, аңламасалар, мин бу уңышларның берсенә дә ирешә алмас идем. Аллаһка мең шөкер, гаиләм миңа терәк булганга. Бу урында алар хакында да сөйләп китәсем килә. Тормыш иптәшем Илшат озак еллар газ системасында шофер булып эшли, өч балабыз бар. Олы кызыбыз Инзилә Салавыч егете Булат белән тормыш корып, бүгенге көндә Казанда яшиләр, ике бала үстерәләр. Кызым һөнәрен медицина белән бәйләде. Улыбыз Ильяс  быел Кукмара аграр көллиятен тәмамлый. Төпчегебез Айзат бүгенге көндә дүртенче сыйныфта белем ала.

Кайсы вакытта мин тынычрак җиргә барып, шундый җирдә эшләр идем дисәм, син бүтән җирдә эшли алмыйсың, сиңа бит кайнап торырга кирәк, ди өйдәгеләр. Һөнәр сайлавым турында кайчак уйландыра. Нишләп әти юлыннан китмәдем икән, дигән уйлар да булды. Әтием Илдар Хәлиуллин бик белемле, дәрәҗәле кеше иде. Башта ул белеме буенча мал табибы булып эшләде. Аннан партком секретаре булды. Гади, кешелек-ле әтиебезгә авыл кешеләре гел гозерләре белән киләләр иде, ул инде һәрберсенә ярдәм итәргә тырышып яшәде. Авыл кешесе өчен ул төрле мәсьәләләрне хәл итүче адвокат ролен дә үтәде, партком булса да, төн уртасында ишек килеп каккан кешеләргә сыер бозау-латырга да йөрде. Уйлап карыйм да, мин дә табиб булып китә алган булыр идем дим. Алай да китап-лар яратуым өстенлек алганны аңлыйм. Кайвакыт миңа син дөрес сайламагансың һөнәреңне дип тә әйтәләр, чөнки мин күбрәк иҗади эшләр белән шөгыльләнергә, нәрсәдер ясарга, тегәргә, уйлап табарга яратам. Әйе, мин укытучы булмаган булсам, театрда костюмерныйда эшләгән булыр идем, дим. Нигә, диләр. Шунда костюмнар тегеп, авырып, килмичә калган артистларны алыштырыр идем, дим. Кечкенәдән үземне белгәннән бирле мин сәхнәне яратам. Минем бабай, әти дә бик оста җырлый иде, гармунда да уйный иде. Кызганыч, ул инде 62 яшендә үк каты авырудан вафат булды. Әни бик матур тавышлы, ул да матур җырлый, шигырьләр яза. Үзем дә язарга яратам, ул инде миңа әнидән, бабайдан килгәндер. Тегәргә яратуым – әбидән. Сабантуй алды җиттеме, әбием Мәдинә бөтен авылга күлмәк тегә иде. Әнием дә кул эшенә бик оста. Калган бертуганнарым: абыем Айрат, энем Ленар, сеңлем Айгөлгә дә әти-әни, әби-бабайдан сәләтне табигать жәлләми күчергән. Гомумән, мин үземнең бөтен барлыгым, сәләтем, уңышларым өчен әти- әниләремә, миңа хәреф таныткан беренче укытучым Кәрим абый Бәшировка (сүзем дога булсын!), үземнең гаиләмә рәхмәтле. Ә алда тагын хыялым, ирешәсе максатым бар әле, анысы бераз сер булып калсын, – дип тәмамлады әңгәмәбезне Гөлнар Илдаровна.

Үткәннәрне барлап, һөнәренең патриоты булган укытучының кечкенәдән көчле шәхесләр тәрбиясендә үсүен аңладым. Гаиләсе зур горурлыгы аның, очканда ни күрсә, бүген дә үзе төзегән гаиләдә шуны кулланып, тормыш иптәшенә – терәк, балаларына – күңел назын бүләк итүче әни, оныклары Әмирхан белән Ясминәгә хыялый әби булып гомер итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы