Тел, лөгать вә әхлак алмашып....(+фото)
2006нчы елдан башлап, Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә “Яшь эзтабар” милләтләрнең этно – милли мирасын туристлык-туган якны өйрәнү чаралары аша өйрәнү” проекты эшли.
Милләтләр дуслыгы – башка милләтнең мәдәниятен тану, аны үзләштерү дигән сүз. Без, гади хезмәткәрләр, милләтләр дуслыгын ныгытуда нинди өлеш кертә алабыз соң?
Балтач - күпмилләтле район. Анда бүгенгесе көндә мари, рус, татар, удмурт халкы яши. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы шәхес тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз. Ә моны регионара эш алып бармыйча гына тормышка ашырып булмыйдыр, мөгаен. Бу өлкәдә Балтач районында күп тармаклы эш алып барыла. Киров өлкәсе Малмыж районы – Мари республикасы Йошкар-Ола районы – Татарстан республикасы Балтач районы регионара эшчәнлеге - яшь буынны рухи яктан бай, үз милләтен һәм башка милләтләргә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим чара.
2006нчы елдан башлап, Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә “Яшь эзтабар” милләтләрнең этно – милли мирасын туристлык-туган якны өйрәнү чаралары аша өйрәнү” проекты эшли. Проектның җитәкчесе - Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Язилә ханым Әсхәтдинова. Проект кысаларында уздырылган төп юнәлеш - “Этнографларның регионара слеты”. Бу слетта без бик даими катнашабыз. Слет табигать кочагында уздырыла. Укучылар үз милләтләренең милли ашларын пешерәләр, аларны башкаларга тәкъдим итәләр. Табигать кочагында укучылар төрле милләт уеннары уйныйлар, русларның белененнән, татарның умачыннан, удмуртның боткасыннан, мариның тәбәнәгеннән авыз итәләр. Шулай ук бу милләтләрнең “Масленица”, “Әрәпә җыю”, “Гырон Быдтон” кебек йолаларның тарихы белән танышалар, шул бәйрәм кунаклары булалар. Моннан да зуррак тәрбиянең булуы мөмкинме? Юктыр, мөгаен. Ел саен дуслары арта гына бара.
Слетның чираттагысы Кировөлкәсе Малмыж районы Яңа Смәил авылында уздырылды. Бу инде этнографлар слетының 11нчесе иде...
26нчы сентябрьдә Нөнәгәр урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары 11нче этнографик слетта катнашты. Слетта шулай ук Киров өлкәсе Малмыж районыннан Йөрек мәктәбе, Татар Кумбашы мәктәбе, Яңа Смәил мәктәбе, Яна Смәил клубы, Кукмара районы Салкын Чишмә клубы командалары да катнашты. Слет кагыйдәләре буенча, һәр команда үз җирлегендә яратып уйнала торган бер бәйрәм яки йола күренеше тәкъдим итәргә тиеш иде. Без үзебезнең авыл җирлегендә өлкәннәр хәтерендә сакланып калган, безнең әби-бабаларыбызның яраткан йоласы булган “Печән өсте” күренешен күрсәтте..
...Сәхнәгә, “Сарман” җырын җырлый-җырлый,печәннән кайтучы яшьләр төркеме керә. Тырма,сәнәк, чалгы кебек кораллар тотканнар. Алда кулына гармун тоткан бер егет. Егетләр, кызлар җор сүзләр белән тамак ялгап алганнан соң, “Тукмак”, ”Сигезле” уеннарын күрсәттеләр, үзара такмак әйтештеләр. Чыннан да, безнең халык тырышлыгы белән генә түгел, җырга- моңга бай булуы һәм җор сүзлелеге белән аерылып тора шул. Йола күренешеннән соң бездә әле дә яратып башкарыла торган “Сакта” биюен күрсәттеләр. Монысында башка командалар да түзмәде, биюгә кушылды.
Барлык командалар да чыгыш ясап бетергәннән соң, төшке аш игълан ителде. Слет шартлары буенча, һәр команда үзенә учак ягып, халкыбызның милли ризыгын пешерергә тиеш. Безнең команда монысында да сынатмады: халкыбыз әле дә яратып пешерә торган токмачлы аш пешерде.
Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Язилә ханым Хуҗиәхмәт кызы бәйгегә йомгак ясады. Барлык этапларны уңышлы узып, Нөнәгәр мәктәбе командасы җиңүче булып танылды. Слеттан һәркем канәгатҗ калды.
Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына булса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы.Үткәннәребезгә ихтирам - киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур күңел сыйфатлары чагыла.
Чыннан да, искиткеч бай мирас калдырган бит безнең әби- бабаларыбыз. Безнең бурыч: аларны саклап, онытмыйча, киләчәк буынга тапшыру.
Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы, Нөнәгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәмигуллина Әлфинур Хафиз кызы, җәмгыять белеме укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев