Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Теләкләр чынга ашты, балалар ЮХИДИ хезмәткәре булып карады

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасында мастер-класслар дәвам итә.

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасында мастер-класслар дәвам итә. Чираттагысы балаларның күптән көткән һөнәр иясе – полиция хезмәткәре иде. Ринат Хөснетдинов балаларга юл йөрү кагыйдәләре, тәртипле булырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ринат абый балаларга бүләккә фуражка, жезл, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китаплар, юл билгеләре комплектын, балаларның киемнәренә ябыштырырга яктырткыч элементлар алып килгән иде. Вакыт табып безгә килгәне, тәрбияви әңгәмә оештырганы өчен Ринат абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Ләйсән Хуҗина,
4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди