Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Терем-терем, теремкәй...

Теремкәйдә кемнәр яши? Без – Норма урта мәктәбенең 8а, 8б сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм класс җитәкчеләре

Үзебез тырышып “төзегән” теремкәй шул... Теремкәйдә һәрвакыт кызу эш кайный. Әти-әниләр белән бергә үткәргән Яңа ел, Әниләр бәйрәме, спорт чаралары, класс сәгатьләре, табигать кочагына, башкалабызга сәяхәт һәм башка күп чаралар теремкәй тормышын җанлы, кызыклы итә. Бергәләп үткәргән матур көнебез балалар күңелендә балачакның күңелле мизгелләре булып озак сакланыр әле. Максатыбыз да уртак бит безнең..Балаларыбызны сәләтле шәхес итеп тәрбияләү, физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү, тормыш юлына әзерләү. Әти-әни һәм мәктәп бердәм булганда гына, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә, бу теләкләребезнең тормышка ашуына, белем һәм тәрбия нәтиҗәле шытым бирәчәгенә ышана алабыз. Шуңа өчен, барлык эшчәнлегебезне балалар, әти-әниләр һәм сыйныф җитәкчеләре бергә, күмәкләшеп оештырырга тырышабыз.

16 декабрь көнне Казан шәһәрендә узган ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика бәйгесендә катнашып, дипломга ия булу - безнең бердәмлек күрсәткече. Ике этапта “Тату сыйныф серләре” күргәзмәсе, видеоролик, визит карточкасы бәйгесендә җиңү һәм гран-при яулап, республика этабында районыбыз данын яклау безне тагын да берләштерде. Сигезләр үзләренең дус булу серләрен ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка да бик теләп ачтылар. Министр күргәзмәне карады, стенд белән танышты, укучылар белән истәлеккә фотога төште. Без “Гаилә, мәктәп хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары. Укучыларның социальләшүе” юнәлеше буенча чыгыш ясап, бердәм булуыбызны республикага таныттык, “Казан Ривьера” аквапаркына билет, “Россия – моя история” паркына һәм “Зарница” фәнни - күңел ачу үзәгенә чакыру белән бүләкләндек. Әти-әниләребез үзләренең иң яхшы әти-әниләр комитеты булуларын раслады. Афәрин, хөрмәтле әти-әниләребез!

Әти-әни өчен бала – йөрәк җимеше. Баладан да газиз, баладан да кадерле кем бар? Һәр әти-әни үз баласының чын кеше булып үсүен, бәхетле булуын тели. Ул аның өчен төн йокысын да, вакытын да, көчен дә җәлләми. Безнең әти-әниләр дә бала хакын хаклап, үзләренең эштән соң вакытларын балалар, сыйныф белән бергә үткәреп, мәктәп, район һәм республика үрләренә менделәр. Үзләренең бар яктан да уңган, булган булуларын күрсәттеләр. Чыннан да, безнең әти-әниләр яңа идеяләр белән янучы, хезмәт сөюче, спортта, культура өлкәсендә дә уңышлары булган, замана белән бергә атлаучы алдыңгы карашлы кешеләр. Без алар белән горурланабыз һәм безнең белән бергә һәрвакыт хезмәттәшлек иткәннәре өчен, зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телибез, балаларның бары игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булуларын теләп калабыз. Сез тәрбияләгән балалар киләчәктә дә ил-көнгә файдалы, халкыбызга лаеклы булып, районыбыз, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үссеннәр иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Роза Галиева, Алсу Габделбәрова

Норма урта мәктәбенең 8а, 8б сыйныф җитәкчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Дус сыйныф серләре"