Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түгәрәкләргә сертификаттан файдаланып буламы?

Программа 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән һәм ул дәүләт исәбенә түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Башкортстанда укучыларга өстәмә белем бирү буенча пилот проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде.

Республикада бу пилот проекты, Уфаны да кертеп, әлегә 36 муниципалитетта гына эшли. Соңрак тәҗрибә бөтен республика буенча таратылачак. Уку елына сертификатның уртача суммасы 8 800 сум тәшкил итә. Аларны бер түгәрәккә яисә секциягә дә, яки берничәгә дә кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә “Өстәмә белем бирү навигаторы”на өстәмә белем алуга лицензиясе булган 600 учреждениенең 492се кергән.

— Киләчәктә без сайтка шәхси учреждениеләрне дә җәлеп итәргә телибез, — диде министр. – Бу аларга да кызык булыр дип уйлыйм, чөнки алар хезмәтләренә ихтыяҗ зур булачак. Шулай ук навигатор ярдәмендә без бүгенге көндә ата-аналар тарафыннан нинди белем бирү хезмәтләренә ихтыяҗ зур булуын ачык күрә алачакбыз һәм иң кирәклеләрен киңәйтә алачакбыз.

Билгеле булуынча, бүгенге көндә робот техникасы һәм сынлы сәнгать түгәрәкләре аеруча зур кызыксыну белән файдалана. Аларның күбесенә язылу ябылган, әмма гариза калдырырга мөмкин, урын бушагач, педагоглар үзләре ата-ана белән элемтәгә керәчәк. Быел өстәмә белем бирү буенча барлык хезмәтләрнең 25 процентын электрон сертификатларга күчерү планлаштырыла. Киләчәктә республикада бу санны 30 процентка җиткерергә телиләр.

Айбулат Хаҗин фикеренчә, электрон сертификатларга тулысынча күчүнең мәгънәсе юк, чөнки “бу очракта ихтыяҗ түбән булган барлык түгәрәкләрне дә ябарга туры киләчәк".

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Фото:robo-hunter.com

https://alluki.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев