Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти белән көчле мин.

Балачак гомеренең иң бәхетле чоры - көн саен матур тәэсирләр, шатлыклы хисләр калдыра торган төрле-төрле вакыйгалар булып тора. Балалар бакчаларында уздырыла торган бәйрәмнәр исә, аны, гомумән, үзенчәлекле итә.

Безнең Бөрбаш балалар бакчасында дөньяны балалар кебек аңлый, әйләнә-тирәнең бары матур якларын гына күреп, балаларны да шуңа өйрәтә торган иҗади кешеләр эшли. Шушы максаттан безнең бакчада сабыйларның күпкырлы үсешен булдыруга, аларның сәламәтлеген ныгытуга, күңелләренә әхлак кагыйдәләре сеңдерүгә күп төрле чаралар уздырыла.
Балалар һәм әтиләр белән оештырылган "Кышкы спартакиада"ны мин балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән матур бер чара дип кабул итәр идем.
Сәламәт яшәү рәвешенә балачактан ук өйрәтә башларга кирәк, ә спорт ярышлары моңа бик тә туры килә.
Спорт белән шөгыльләнү баланың сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга, чыдамлыкны үстерүгә зур мөмкинлек бирә. Үсә төшкәч, нинди дә булса спорт төре белән җитди шөгыльләнергә уйлаган кыз һәм малайларга алган күнекмәләр ярдәм итәр.
Әнә бит, аларга үзләренең әтиләре белән уйнау ничек күңелле һәм җанга рәхәт! Бу бит үзе бер горурлык!
Ярыш вакытында әйләнә-тирә балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килеп торды. Команда әгъзаларының, бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп торулары, биремнәрне тизрәк һәм яхшырак башкарып чыгарга омтылулары сизелеп тора.
Балалар һәм әтиләр ныклык, түземлелек, җитезлек, кыюлык һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Игътибарлылыкка, командаларның төгәл үтәлешенә юнәлдерелгән спорт уеннарында катнашып, үзара ярыштылар.
Әкияттән килгән "кунак" балаларга "Сез нәрсәгә җыелдыгыз?", "Сез нишлисез?", "Нәрсә соң ул спартакиада?", "Ул ни өчен кирәк?" кебек сораулар биреп, бәйрәмне тагын да тулыландырып, җанландырып җибәрде, ә табигатьнең матур һава торышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Менә шундый тәрбияви чаралар безнең бакчада еш уздырыла. Мәсәлән, "Сабантуй", "Әбиләр белән саф һавада көзге спартакиа"да, "әтиләр белән кышкы спартакиада"лар уздыру балалар бакчасында зур активлык белән үткәрелде. Бу чаралар балаларны гына түгел, ә авыл халкын спортка тартуда да зур этәргеч.
Гөлнур Хәйруллина,
Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250