Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әти-әни һәм мин – сәламәт гаилә” (фото)

Яңа ел алдыннан мәктәптә 2 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләр белән берлектә спорт чарасы булды.

Мәктәпнең укучылар үзидарәсе һәм волонтерлар үткәргән әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Әти-әниләр дә, укучылар да бик актив булдылар. Ахырдан һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм мактау таныклыклары тапшырылды!
Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән "Рамил" кибетләр челтәре ярдәм итте. Иганәчеләребез Наилә апа һәм улы Рамилгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алар һәрдаим мондый чараларга, бәйрәмнәргә ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Шулай ук катнашкан һәр гаиләгә дә зур рәхмәтебезне җиткереп, алга да таба да матур бәйрәмнәр, шундый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз! Уңышлар һәммәгезгә!

Руфия Закирова,
Балтач мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250