Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр ихластан рәхмәт белдерә (+фото)

Сыйныфыбызда олылар көненә багышланган һәм Әниләр көненә багышланган ике матур кичә үтте.

Балтач урта мәктәбенең 2нче Б сыйныфы укучылары, әти-әниләре исеменнән сыйныф житәкчесе Маргарита Семеновнага, продленка укытучысы Рузилә Гыйлмулловнага, музыка укытучысы Фәнис Фәритовичка һәм театр кружогы җитәкчесе Римма Саидовнага бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сыйныфыбызда олылар көненә багышланган һәм Әниләр көненә багышланган ике матур кичә үтте. Бәйрәмнәр шул кадәр эчтәлекле, шул кадәр йөрәккә үтеп керерлек булды. Безнең балаларыбызның талантларын табып, аларны дөрес итеп кулланып шул хәтле матур концерт номерлары  әзерләнгән. Бер генә бала да читтә калмаган. Хәтта әтиләребез сюрприз буларак бәйрәмгә килеп, әниләргә чәчәкләр бүләк иттеләр. Без шундый күтәренке кәеф белән, күңел тулы хисләр белән кайтып киттек. 
Хөрмәтле укытучыларыбыз, бик зур рәхмәт сезгә яратып эшләвегез өчен, тырыш, сабыр булганыгыз өчен. Сезгә алдагы хезмәт юлыгызда уңышлар, матур нәтижәләр, тазалык телибез! Безнең хөрмәтебез чиксез сезгә!

2нче Б сыйныфы әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев