Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр рәхәткә чыкмасмы? Бакча-мәктәпләрне үзгәрешләр көтә

Бакчалар, мәктәпләр тиздән башкача яши башларга мөмкин. Эштән соң баланы вакытында алырга өлгермибез, дип зарланган әти-әниләрнең хәленә кермәкчеләр.

Премьер-министр Дмитрий Медведев белем бирү учреждениеләренең эш тәртибен әти-әниләргә яраклаштырырга тәкъдим итте. Яңалык кертелсә, таякның юан башы хезмәткәрләргә төшеп, әти-әниләр тәмам рәхәткә чыкмасмы? Иртә таңнан чыгып китеп, кичке сәгать 6-7гә ка­дәр эшләгән әти-әниләр ризасызлык белдергәч, Дмитрий Медведев яз көне бак­ча-мәктәпләрдәге тәртипне үз­гәртергә йөкләмә биргән иде. Аның фикеренчә, әти-әниләргә балаларын бакчага, мәктәпкә илтү, аннан алу уңайлы булырга тиеш. Тик башта җәмәгатьчелек фике­ренә колак салырга кирәк.  

Дәүләт Думасының Мә­га­риф һәм фән комитеты рәи­се урынбасары Любовь Духанина сүзләренә караганда, тәүлек буе эшли торган бакчаларга ихтыяҗ бар. Эштән соң кайтучы гаилә­ләргә, баласын ялгыз үсте­рүче аналарга баласын бакчадан алу уңайлы түгел. Бак­чаның эш сәгатен озынайту өчен, бюд­жеттан өс­тәмә акча ки­рәк булачак.  

Башта бакчалардан баш­ламакчылар, аннан чират мәк­тәпләргә җитәчәк. Тик әлеге яңалык әти-әни­ләр өчен генә күңелле. “Мә­гариф хезмәткәрләре хез­мәт күр­сәтүчегә әйләнеп бетте. Тиз­дән укучыларның өйләренә барып җыеш­тыра, ашарга пешерә башламагаек. Әти-әниләрнең эшлисе бар бит! Ә тәрбияче, укы­тучыларның үз балаларын кем алыр?”– ди каршы килү­челәр. Янәсе, кичкә кадәр эшләүчеләр бала караучы ялласын. Шул ук вакытта, кичкә кадәр эш­лә­гәнгә әти-әниләр гаепле тү­гел, дию­челәр дә очрый.  

– Балагызны иртәрәк алырсыз әле, дип кисәт­кән­нәр иде. Ләкин ирем дә, үзем дә кушкан вакытка ки­лә алмадык. Караңгы чырай бе­лән каршы алган тәр­бияче безне, шулкадәр ваемсыз әти-әниләр булыр икән, дип сүкте. Бик уңай­сыз хәлдә калдык, – ди район үзәгендә яшәүче Гөлчә­чәк.  

Кемгәдер гомергә бер тапкыр уңайсызланырга туры килсә, көн дә соңга калучыларга нишләргә? Тәр­бия­че өчен андыйлар мәгъ­нәсез әти-әниләр булып саналачакмы?

– Төрле әти-әниләр бар. Эштән ашыгып кайтучылар­ның хәлен аңлыйм. Тик, өендә утырып, бакча ишеге ябылганны көткәннәре дә бар. Янәсе, алар акча түли. Мин бу хәлгә шаккатам. Балалары исә, күзләрен кү­гәр­теп, кайчан килерләр дип, якыннарын көтә. Бала­сын эштән вакытында ала алма­ган­нар газизләрен авылга, әби-ба­байга кайтарырга мәҗбүр. Гаилә графигы кер­телсә, кичкә кадәр эш­лә­гән кибет­челәр, табиб­ларга һәм башка һөнәр ия­ләренә дә уңайлы булыр иде. Безгә исә берничә сменага бүленеп эшләргә туры киләчәк. Кушсалар, кая ба­расың? – ди Казанда тәр­бияче булып эш­ләүче Гөл­нара Арсланова.  

Татарстанда, баланы алырга яки илтергә өлгер­мибез, дигән мөрәҗәгать­ләр­­дән соң түләүле кизү төр­кемнәре ачканнар иде. Эштән соңга калып кайту­чыларның балалары берәр сәгатькә шунда сыена ала.  

“Егоза” дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы чел­тәре директоры Наталья Рес­нянская барлык бакчаны да мондый тәртипкә кү­черү яклы түгел.  

– Аны керткәнче, башта әти-әниләр арасында сораштыру уздырырга кирәк. Гаилә графигына күч­кәндә, бел­гечләрне, пешек­че­ләр­не дә көйләргә туры килә­чәк. Бу җиңел түгел.

Сәрия МИФТАХОВА

Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев