Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әтиләрегезгә рәхмәт әйтерсез», яки «Бөтен чыпчык сездә булыр инде!» (+фоторепортаж)

– Балалар, җимлекләр элдек тә, шуның белән оныттык түгел, – дип янәдән искәртте районыбыз экологлары. – Аларга гел дә җим салып торырга кирәк булачак.

Районыбызның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә “Туган якта кышлаучы кошлар” дигән  махсус проектларны тормышка ашыру бара.

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында да балалар кошларга җимлекләр элделәр. Кунакка районыбызның экологларын да дәштеләр. Һәр баланың кулында җимлек, әтисе яки бабасы, яисә әнисе ясаган, бер горурлык хисе белән ул аны эколог абыйга тапшыра, ә инде безнең мөхтәрәм экологларыбыз җимлекләрне куана-куана балалар бакчасы тирәлегендәге агачка элә. “Бөтен чыпчык сездә булыр инде!” дип мактый балаларны шул тирәдән узучылар. Экологлар балаларга Рәхмәт хатлары да алып килгән, әтиләрегезгә рәхмәт әйтегез, диде алар күбрәк агачтан ясалган җимлекләрне күздә тотып. Арада кәгазьдән яки бутылкадан әниләр кулы белән  ясалганнары дә бар, димәк, әниләребезгә дә рәхмәт. Әнә шулай, бистәдә урнашкан 2нче номерлы бакчаның зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре – Елена Хаҗиева һәм дә Гөлнур Камалиева ярдәмендә гаять тә изге эш башкардылар, кышның салкын бер көнендә җим сибеп, кошларны үлемнән саклап калдылар.

– Балалар, җимлекләр элдек тә, шуның белән оныттык түгел, – дип янәдән искәртте районыбыз экологлары. – Аларга гел дә җим салып торырга кирәк булачак.

Әлбәттә, онытмаячаклар балалар, инде хәзердән үк урамга һава суларга чыккан саен, күзләре җимлекләрдә генә, кошларны күзәтәләр, җим эзләп килүләренә куаналар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җимлек