Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әтиләрегезгә рәхмәт әйтерсез”, яки “Бөтен чыпчык сездә булыр инде!”(+фоторепортаж)

Белем, тәрбия бирү учреждениеләрендә “Безнең якта кышлаучы кошлар” турында махсус проектларны тормышка ашырулар бара.

Бүген бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында да балалар кошларга җимлекләр элделәр. Кунакка районыбызның экологларын да дәштеләр. Һәр баланың кулында җимлек, әтисе яки бабасы, яисә әнисе ясаган, бер горурлык хисе белән ул аны эколог абыйга тапшыра, ә инде безнең мөхтәрәм экологларыбыз җимлекләрне куана-куана агачка элә. “Бөтен чыпчык сездә булыр инде!”, дип мактый балаларны шул тирәдән узучылар. Экологлар балаларга Рәхмәт хатлары да алып килгән, әтиләрегезгә рәхмәт әйтегез, диде алар күбрәк агачтан ясалган җимлекләрне күздә тотып. Арада кәгазьдән яки бутылкадан әниләр кулы белән дә ясалганнары дә бар, димәк, әниләребезгә дә рәхмәт. Әнә шулай, бистәдә урнашкан 2нче номерлы бакчаның зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Елена Хаҗиева һәм дә Гөлнур Махмутовна ярдәмендә гаять изге эш башкардылар, кышның салкын бер көнендә җим сибеп, кошларны үлемнән саклап калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев