Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әти,әни һәм мин”

Безнең 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы “Әти,әни һәм мин” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үзенчәлекле итеп Сабантуй ял паркында үткәрде.

Бәйрәм әкият геройларының сәламләве белән башланып китте. Аю, Акбай, Петрушкалар балаларга күңелле разминка ясаттылар. Яз исен таратып кояш чыккач, кәефләр тагын да күтәрелеп китте.

Эстафета формасында үткән ярышларда балалар һәм әти-әниләр үзләрен искиткеч өлгер итеп күрсәттеләр. Балаларын ледянкаларда тартып бер-берсен уза-уза йөгерүче әтиләрне карап тору гына да ни тора бит?!

Ә балалар бер-берсенә көч-куәт өстәп чын күңелдән ярыштылар. Әлбәттә, үткәрелгән чараның нәтиҗәсе була, һәр катнашкан гаилә “Супер-гаилә” – дигән медальгә ия булды.

Безнең бурычыбыз - һәр балада сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү.Ә балада күнекмәләрне сүз белән генә булдырып булмый, үрнәкне үзебез башлап күрсәтергә тиеш. “Сөйләп түгел, эшләп күрсәт”-дигән бит борынгылар. Бүгенге үткәрелгән чарабыз моңа ачык нәтиҗә булып тора.


Фәния Гомәрова.
Балтач бистәсенең 3 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе
фото электронка гумерова фания 17 март.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы