Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәхеткә утыртканнан ким булмады. Районда укытучылар көне билгеләп үтелде

5 октябрь - Укытучылар көне иде, бәйрәм көнендә укытучылар укучыларына, әти-әниләрдән, гаиләләреннән бүләкләр кабул итте, ә икенче көнне, 6 октябрнең кичке ягында район җитәкчелеге хөрмәтләде үзләрен.

Район мәдәният үзәгенә 200 дән артык мөгаллим һәм мөгаллимәләребез чакырылган иде. Ишектән керүгә үк укучылар белән берлектә җанландырылган картиналар бәйрәм ямен тагын да баетты. Ә залга кергәч, берсеннән-берсе күркәм укытучылар, сәхнәдә барган концерт номерлары, презентацияләр, җылы котлаулар күңелләрне хушландырды, җанга рухи сихәт өстәде. Район башлыгының әлеге бәйрәмдә катнашуы укытучыларга карата олуг хөрмәт билгесе булып тора.

Алгы рәтләрдә утырган өлкән буынны да кадерләп, бүләкләү мәгариф елъязмасына алтын хәрефләр белән язылыр. Бәйрәм дә бит алар эшләгән елларның чагылышы - күңелләрдә якты бер хатирә булып уелып калган төп телевидение каналының “Время” тапшыруы, аның дәртле көе астында барган вакыйга-хәбәрләрне ирештерүдән башланды. - “Соңгы елларда укытучыга хөрмәт артты, бүләкләүләр күбәйде. Шушындый җылы мөнәсәбәт, якты караш эшкә стимул бирә бит ул!” дип җылы фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Чыннан да, районның мактау таныклыклары, район башлыгының, башкарма комитетның рәхмәт хатлары, имтимханнарга, олимпиадаларга әзерләүчеләрне, республикакүләм олимпиадада җиңгән балаларны әзерләгән укытучыларны бүләкләүләр һәм башка казанышларны күрсәтү чиксез иде. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бүләкләүләргә бертигез диярлек алынган. Мәгариф идарәсе барчасына белем дөньясында да, шәхси тормышта да иң биек тәхет теләде. Мәртәбәле, бай бәйрәм хөрмәтле һөнәр ияләрен тәхеткә утыртканнан ким булмады.

Бәйрәмдә тагын бер күренеш күңелләргә хуш килде – Казанның инженер лицее укытучылары һәм Казан аграр университетыннан да килгәннәр иде , алар да бүләкләнеп узды, үз чиратларында үзләре дә бүләкләр алып килгән. Безнең район республикада иң беренчеләрдән булып инженер сыйныфлар ачу проектын кабул иткән район ул, Балтач гимназиясе менә өченче елын инде әлеге юнәлештә эшчәнлек алып бара. Ә аграр юнәлештә өстәмә белем алган укучылардан быел унга якыны университетка укырга керә алган. Яңалыкның өстенлеге булган димәк, чөнки балтачлылар мәгарифтәге үзгәрешләрдән читтә калмый, һәр яңалыкка алынып карый, күп очракта әнә шулай ота да.

Укытучылар үз эшләренә генә түгел, алар сәнгатькә дә, спортка да бирелгән. Әлеге бәйрәмдә дә мәгариф идарәсе җитәкчесе читтән җырчылар чакыртмадык, чөнки үзебезнекеләр җырга-моңга бик оста, биюгә дә һәвәс диде. Моның шулай икәнлеге бәйрәм барышында да ачык күренде. Укытучының һәрнәрсәгә осталыгын да бәян итә торган ямьле, тантаналы кичә иде бу.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне