Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төлке дә диетага утырган, ишеттегезме әле? (+фото)

Кичә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында көз бәйрәме гөрләде. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары дүрт төрле әкият сәхнәләштереп, тамашачы хозурына тәкъдим итте.

Һәрбер әкият заманчага яраклаштырылган булса да, тирән мәгънәле һәм эчтәлекле иде. Малайлар һәм кызлар һәрбер рольне бик булдырып, чын күңелдән башкардылар, ә без, әти-әниләр һәм әби-бабайлар рәхәтләнеп карап, көлеп, күңел рәхәте алып утырдык. Әкиятләр арасында "Йомры икмәк"нең ("Колобок") дә заманча вариантын күрдек. Хәзер инде урман җанварлары да икмәк артыннан кумый, замана белән бергә атлый икән. Төлке дә калорияләр саный башлаган, диетага утырган...

Бәйрәм вальс биюе, төрле җырлы уеннар белән дәвам итеп, үзенә әсир итте. Вакыт үткәнен дә сизмичә, әлеге бәйрәмне рәхәтләнеп карадык. Рәхмәт сезгә тәрбияче апаларыбыз һәм балаларыбыз. Һәрбер бәйрәм бездә гел шулай күңелле һәм кабатланмаслык итеп үткәрелә. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз бәйрәме балалар бакчасы