Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары даими кунак

3 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Исәнме, Китап!" исемле мәдәният сәгате үткәрелде.

Китапханәче апалары Гөлнур Закирова безгә китап, китапханә, аның таләпләре турында сөйләде. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштык, шигырьләрен укыдык, табышмаклар иленә сәяхәт ясадык, баланы игътибарлы булырга өйрәтү максатыннан "Хәрефне тап" дигән уен уйнадык. Бу чарада китап укучы нәниләребез өйрәнгән хәрефләрен үзләштерүдәге белемнәрен чарладылар, бик актив катнаштылар һәм мәдәният сәгатеннән күтәренке күңел белән таралыштылар.

Ә 5 декабрь көнне китапханәдә өченче, дүртенче сыйныфта белем алучы укучылар белән "Сихри әкият дөньясы" дигән исем астында мәдәният сәгате үтте. Балалар татар телендә әкият язучы шагыйрьләребез, язучыларыбызның, чит ил, рус язучыларының әкият китаплары белән танышты, сихри әкият дөньясында йөзде. А. Алишның "Куян кызы"нда кунакта булдык. Уку тизлегебезне арттыру өчен әкиятне кычкырып укыдык һәм үзебез дә сөйләм телебезне үстерү максатыннан әкият яздык. Әкият язуыбыз уен формасында үтте. Аларга бер әкият китабы бирелде һәм алар күзләрен йомган килеш, теләсә кайсы сүзгә төртеп, шул сүз ярдәмендә җөмлә төзеделәр. Беренче уенчы төзегән җөмлә белән бәйләнешле икенче җөмлә төзелә... Шул рәвешле кызыклы гына әкият тә барлыкка килә. Бу уен балаларга бик ошады.

Райондашыбыз Фәридә апа Шакированың балалар өчен язылган "Бирегез миңа түбәтәй" дигән китабы белән дә таныштык", ди башлангыч сыйныф җитәкчеләре.

Фото: http://baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250