Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр кызлары - "Тамчы - шоу"да

Түнтәр урта мәктәбенең 7 сыйныф кызлары ТНВда "Тамчы - шоу" тапшыруында катнашып җиңү яуладылар.

Командада Исмәгыйлева Камилә, Хисамиева Илзирә, Галимова Ралинә көч сынашты.

Кызлар, көндәшләре - Саба районы Явлаштау мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларын 24:22.5 исәбе белән оттылар. Тапшыру "Гөмбәләр патшалыгы" на багышланган иде. Капитаннар ярышында Ралинәбез "Ел фасыллары" темасы буенча сорауларга җавап бирде. 
Кыскасы, уен бик матур узды. Телевидениедә эшләнә торган тапшыруларның бераз гына булса да нечкәлекләрен күреп, үзләренә "Тормыш дәресләре" алып кайтты укучылар. 
Аларны әлеге бәйгегә әзерләгән, алар өчен җан атарга менгән укытучылар һәм сыйныфташларына олы рәхмәт. 
Тагын бер кат афәрин, кызлар! Биек үрләр һәрчак менә шулай кечкенә сукмаклардан хасил була.

 

Лилия Гарифуллина

ШАТ-Көшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин Түнтэр кызлары