Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр мәктәбендә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр.

Түнтәр урта мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, тыл ветераннары белән очрашу кичәсе һәм аларга юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.

Әлеге тантанага килгән ак яулыклы әбиләребез мул табын артында серләштеләр, хатирәләрен яңарттылар, үзләренең сугыш чорында кичергән хәсрәт-михнәтле көннәре, өсләренә ишелгән бөтен авырлыклары турында сөйләделәр. Сугыш чорында авылдагы барлык эшләр дә аларның кулыннан үткән. Алар көнне төнгә ялгап, «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» дип эшләгәннәр, барлык авырлыкларга түзгәннәр, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайтканнар. Сугыш беткәч тә, дәүләткә намус белән хезмәт иткәннәр.
Хәзерге көндә бәйрәмгә килгән әбиләребез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларының таянычы, оныкларының юанычы. Аларга багышлап мәктәп укучылары матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар, тантаналы рәвештә медальләр тапшырдылар. Әлеге очрашу һәркем өчен истәлекле, тәрбияви булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250