Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр урта мәктәбенең кызлары... матурлар! (+фоторепортаж)

Мәктәп коллективы 8 март бәйрәме алдыннан “Эх сез матур кызлар!” дип исемләнгән концерт тәкъдим итте.

Түнтәр урта мәктәбенең инде традициягә әйләнеп өлгергән сыйныфлар арасындагы концерт- тамашалары дәвам итә. 8-11 сыйныф укучылары 2 нче март көнне Түнтәр мәдәният йортында, 3 нче март көнне Көшкәтбаш авылы клубында тамашачыларга “Эх сез матур кызлар!” дип исемләнгән концерт тәкъдим иттеләр. Концертта җыр-бию тамашачыларны моңга, дәрткә күмде; нәфис сүз, күңелле скетчлар уйландырды, көлдерде. Алып баручылар бик оста итеп алып бардылар. Концертның программасы да эчтәлекле һәм кызыклы иде. Һәр укучы яхшы әзерлек белән чыгыш ясады. Яз башында матур бәйрәм тантанасы бүләк иткәннәре өчен укучыларга, һәрбер баланы әзерләп сәхнәгә чыгарган укытучылар коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш авылыннан укучыларның әти-әниләре.

 

Назгуль Накипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт