Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ашны оештыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк

Мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру буенча сорауларыгыз булса, кайнар линиягә шалтыратыгыз.

Агымдагы елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының эше планлаштырылган.

Тема буенча сораулар, тәкъдимнәрне телефон аша бирергә мөмкин булачак 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.

"Кайнар линия" телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җирле үзидарә органнары белән берлектә өйрәнүгә алыначак.​

Тулырак: tatarstan.ru

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия